Кәрваннары төрле авырулардан үлеп, үзләре күп кенә Каф тавы халыкларыннан зыян, җәберсенү күргәннәр.
Бу ике кеше – Бөек Болгар шәһәренә сәфәр тотучылар. Хәлләре бетеп, чалкан ятып, аңнарын җуйганнар. Ерактан җайдак чабып килгән тавыш ишетелә. Менә ул килеп тә җитә, атын туктата, атның хуҗасы – хан кызы Сылукай, – аттан төшеп, камчысын җыеп тотып, хәлсез яткан кешеләргә якынлаша.
Сылукай. Әй сез, мосафирлар, кем буласыз? Кайсы кабиләдән? (Җавап бирүче булмый, үз-үзенә сөйләнә.) Әллә үлгән кешеләр инде, үзләре чалкан ятканнар. (Алар янына якынрак килеп, дикъкатьләбрәк карый.) Исәннәр, ахры, сулыш алалар кебек… (Биштәреннән алып, мосафирларның авызларына, битләренә су тамыза…) Болар – чит кабилә кешеләре, ахры, киемнәре дә ят, үзләре дә кара тәнлеләр. Әй сез, мосафирлар, мосафирлар, хәзер, хәзер сезне алырга атлы арба җибәртермен.
Шешәсен биштәренә салып, ашыгып чыгып китә. Ат тояклары тавышы гына ишетелеп кала. Бераздан гарәпләр аңнарына киләләр. Бер-беренә каранып, исәнлекләрен раслап, бит-башларын сыпыралар. Олырак яшьтәгесе Габдрахман исемле, яше – Габдулла.
Габдулла. Остаз, остаз, безгә нәрсә булды?
Габдрахман. Менә бүген бишенче көн, авызымызга ризык кергәне юк. Ачлыкка хәлебез беткән.
Габдулла. Остаз, мин сагым күрдем1. Мәләк әр-раз, Болгар илендәге җир фәрештәсен. Авызыма, битемә зәмзәм чишмәсе суын тамызды.
Габдрахман. Мин дә Габдулла шәкерт сагым күрдем. Хур әл-җәннәт – оҗмах хуры кызы минем дә авызыма, битемә изге зәмзәм чишмәсеннән алган суны тамызды.
Габдулла. Бу ерак, салкын котып ягындагы илгә зәмзәм суы каян килсен?
Габдрахман. Алланың рәхмәтләре иксез-чиксез. Бәлкем, без, шулкадәр авырлыклар кичеп, Аллаһының сынауларын шулай узабыздыр.
Утлар караңгылана, мосафирлар зәңгәр томан эчендә калалар. Кошлар сайрый, чикерткәләр тавышы гына тынычлыкны боза.
Еракта җан-фәрманга ат чабып килгәне ишетелә. Ул – гаскәр башының йомышчысы Батил дигән егет. Ул, хан кызы Сылукайны эзләп, далага чыккан.
Батил тавышы. Сылукай, Сылукай, Җәмилә-ә, Әдиә-ә, еракка китмәгез, ят кешеләрдән сак булыгыз! Тр-р-р, тр-р… Тукта әле, Сылукай, әйтәсе сүзем бар.
Ат тояклары тавышы якыная, йөгереп, көлә-көлә, Сылукай, аның артыннан Батил керә.
Батил. Сылукай, далада еракка китәргә ярамый. Быел бүреләр бик күп. Куян елында күп бәла-казалар була ди Тәңребирде бабай. Ул-бу хәл булса, әтиең Алмыш хан галиҗәнапларына ни җавап тотармын?
Сылукай (көлә-көлә). Батил, син минем өчен курыкма, юл чапканда, үзеңне сакла, каргалар күтәреп китмәсеннәр.
Батил. Сылукай, син гел миннән көләсең. Сине бәла-казалардан сакларга миңа боерык булды. Аннан соң үзең дә яхшы беләсең, ничек сине яратканымны…
Сылукай. Сакла, сакла, әллә мин каршымы. Батил, син мине саклаганчы, әнә тегендә, Кара Итил буенда, ике мосафир хәлсез яталар, әгәр бүз бала2 булсаң, аларга ярдәм ит, шәһри Болгарга алып кайт үзләрен.
Батил. Нинди мосафирлар?
Сылукай. Белмим, алар бик хәлсезләр иде. Ярый, сакчы-юлчабар, мине кызлар көтә. (Кызларга кычкыра.) Җәмилә-ә, Әдиә-ә, мин хәзер, хәзер… көтегез! (Йөгереп чыгып