Чишмә буйлап юллар үтә күп якларга,
Коштай очып күпме уздык ат сакларга.
Жиләк җыю, печән чабу, печән ташу,
Күрше авылда укыганда бару-кайту…
Яңгыратып җырлап үттек Чишмә буен,
Үсеп житеп киткән чакта ил сакларга.
Хәерле юл теләсә дә Чишмә ул чак,
Күпләребез ятып калды чит якларда.
Хәзер инде заман башка, су күп кирәк,
Су ташыйлар флягалап, атка төяп.
Гомер буе ташыса да авыл халкы.
Бетми суы, тулып тора, йөзе якты.
Җырлый Чишмә киткәннәрнең дәртле җырын,
Тыңлап яши үсеп җиткән яңа буын.
Туган як
И гүзәл туган якларым
Суларың, чишмәләрең.
Сабый чактан якын иттең
Назладың, иркәләдең.
И гүзәл туган якларның,
Иртәлере, кичләре.
Шунда аткан тормышымның,
Чәчәкләре, гөлләре.
Кайда барсам да сагынам,
Син тормышымның яме.
Күңелемнән һич тә китми,
Икмәгең, суың тәме.
Кайткан чакта «исәнме», – дип
Ерактан сәлам бирәм.
Кайта алмый торып калсам,
Көндә төшемдә күрәм.
Туган якка кайтасы бар әле
Туган якка кайтасы бар әле,
Хатлар килми белмим нилектән.
Болыннарым, йөргән сукмакларым,
Торган йортым сагына, бик күптән.
Туган якка кайтасы бар әле,
Туган йортның хәлен белергә.
Әткәй, әнкәй каберләрен барлап,
Чардуганын буяп килергә.
Туган якка кайтасы бар әле,
Чишмә тауларында йөрергә.
Авылдашлар белән бер сөйләшеп,
Йорттан-йортка кереп йөрергә.
Туган якка кайтасы бар әле,
Сабан туйларында йөрергә.
Туган якның матур горурлыгы,
«Изге Чишмә» суын эчәргә.
Туган якка кайтасы бар әле,
Хатлар килми, белмим нилектән?
Тугайларым, йөргән сукмакларым,
Туган нигез тарта, бик күптән.
Мәтрүшкә җыям
Мәтрүшкә җыям зур аланда,
Күп итеп, кочагым тулганчы.
Сөенәм, шатланам хуш истән,
Исним дә, күңелем булганчы.
Мәтрүшкә, мәтрүшкә шундый күп,
Искиткеч эреләр, “симезләр”.
Хуш исле сөтле чәй эчәрбез,
Туйганчы, булганчы күңелләр.
Шифалы, файдалы мәтрүшкә,
Ул минем яраткан үләнем.
Суыкта өшесәм, авырсам,
Тенәтәм мәтрүшкә үләнен.
Мәтрүшкә каен минегендә,
Кемнәр генә кулланмый икән.
Парлы мунча, мәтрүшкәле минек,
Моннан рәхәт гамәл бар микән?!
Зур алан. Мәтрүшкә җыямын,
Туйганчы, кочагым тулганчы.
Шатланам, сөенәм хуш истән,
Исним дә, күңелем булганчы.
«Ничә киттем синнән, ничә кайттым…»
Ничә киттем синнән, ничә кайттым,
Күпме чит жирләрне таптадым.
Кайда барсам да тик туган ягым,
Синнән