Төшеп-менеп йөргән атлылар.
Шул урында ак таш чыгарганда,
Алтын акчалар да таптылар.
Табылдыклар сөйли:
Бу җирдә бабамнар,
Матур гына гомер иткәннәр.
Илбасарлар килеп авыл-кальгаларны,
Җир белән тигезләп киткәннәр.
Азан тавышы
Малай чакның кызык вакытлары,
Тарих булып арта калдылар.
Тик шулай да әле онытылмый:
Акшамга азан әйтте! – дип
Кычкырып,
Ялан аяк өйгә чабулар.
Азан тавышы…
Ишетү белән, тиз генә,
Шатланышып таралыша идек,
Һәр кайсыбыз үзенең өенә.
Күп үтмәде,
Үсеп тә җитмәдек,
Азан тавышлары өзелде.
Манаралар ауды, манаралар,
Татар халкы,
Иманыннан мәхрүм ителде.
Мулласыз да, мәчетсез дә калып
Яшәп бакты безнең күбебез.
Әхлаксызлык кына арта барды,
Имансыз булып үсте күбебез.
Инде менә күңелләрдә өмет:
Кире калка айлы манара.
Авылларыбызга иман кайта,
Килде иман кайтыр замана.
Авыл күрке булып күктә балкып,
Күтәрелә айлы манара.
Азан тавышы, моңлы азан тавышы,
Авыл өсләренә тарала.
Өммегөлсем апа истәлегенә
Бергә үстек,
Бергә укып йөрдек,
Бергә Алпар юлын таптадык.
Мичтә пешкән вак бәрәңгене дә
Бергә әрчеп, бергә ашадык.
Туган өйне, сине сагнып кайттым
Карашларың чиксез шат иде.
Ябыксаң да матур идең әле,
Бөтен җирең чиста, пак иде.
Умарталар карап йөргән идең,
Сиздермәдең эчең янганын.
Эшләп йөрдең…
Уйга да килмәде,
Бары ике ай гомерең калганын.
Кырык биш ел йортны карап тордың,
Саклап әткәй-әнкәй җылысын,
Һәр җәй кайтып айлап тора идек,
Туганнарны хөрмәт иттең син.
Күз алдымда тора: йөгереп чыгып,
Тыкырыкта каршы алганың.
Киткән чакта машиналар табып,
Куллар изәп озатып калганың.
Син бер шундый изге җан идең шул,
Күберәк кеше өчен яшәдең.
Мәрхамәтле, ярдәмчел дә булдың,
Абруйлы да булып яшәдең.
Чәчәкләргә күмелеп торды синең,
Өй каршында марта бакчасы.
Туган апа идең күпләр өчен,
Ихтирам иттеләр барысы.
Күңелемдә, әллә хәтеремдә,
Көйләрең, моң тулы җырларың,
Үзәкләрне өзердәй моң белән,
«Көтүче» көенә җырлавың..
Шомлы хәбәр килде.
Тагын кайттым
Син Казанда идең, больниста.
Ике атна сине карап тордым,
Больницадан алып кайттык та.
Күз алдымда тора ябык гәүдәң,
Саубуллаштың – чыгып подъезга.
Терелерсең дигән ялган өмет,
Юлга тартты мине, кайтырга.
Умарталар карап йөргән