Шигырьләр җыентыгы. Ахмет Махмутович Рафиков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахмет Махмутович Рафиков
Издательство: Автор
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2025
isbn:
Скачать книгу
өметләр өстәп

      Кояш көлә, шаян уйнашып

      Каен мескен,

      Зур хәсрәткә тарган;

      Күз яшьләре тама тып та-тып.

      Арышларым

      Диңгез кебек дулкынланып

      Чайкалалар арышлар,

      Шул арышларга карасам,

      Бетә барлык сагышлар.

      Арыш серкә чәчкән чакта,

      Рәшәләнә кырларым.

      Иң бәхетле чаклар булган,

      Арыш чәчкән елларым.

      Арыш серкә очырамы?

      Җәеләме рәшәләр?

      Серкә очырган вакытлар

      Яшьлегемә дәшәләр…

      Арыш чәчкән елларымны,

      Оныта алмыйм – исемдә.

      Мең чәчәкнең хуш иседер,

      Арыш икмәге синдә!

      И газизем, И баш өстем,

      Ипием көнем минем,

      Син булганда ил дә көчле,

      Мин дә җимертеп йөрим…

      Балкып торсын казан утлары

      Хәтер көне алдыннан…

      Дамба өсте.

      Су буенда торам.

      Казансуда айның нурлары.

      Бөтен күкне нурландарып балкып

      Җем-җем итә Казан утлары.

      Күңелләргә йөри хәтер булып,

      Йерәкләргә кагыла, нечкәреп.

      Таш диварлар, Казан Кремле —

      Бабамнардан калган истәлек.

      Зур яу булып күрше патша килгән,

      Хансарайлар янган, мәчетләр.

      Элек гөрләп торган башкалада,

      Өелеп яткан канлы мәетләр.

      Таш диварлар, Кремль стенасы,

      Күпне күргән, күпне кичергән.

      Теле булса әйтер иде безгә?

      Күпме татар башы киселгән?

      Кабер ташларына нигезләнгән,

      Гөмбәзләрдән хәтер яңара.

      Исән калган олы бер хатирә —

      Балкып тора айлы манара.

      Тау өстендә Сөембикә балкый,

      Казансуда айның нурлары.

      Без ирекле татар иле! диеп,

      Балкып торсын Казан утлары.

      Сезгә сәлам

      И кадерле Татарстан,

      Болыннарың, кырларың,

      Иделем, Чулманым минем,

      Чишмәләрең, тауларың,

      Сезгә сәлам, сезгә сәлам!

      И син Бүләр якларым.

      Олыларың, кечеләрең,

      Яшьләрең һәм картларың,

      Мәтрүшкәле аланнарым,

      Алмалы тау битләрем,

      Сезгә сәлам, сезгә сәлам!

      Иртәләрен, кичләрен.

1974, Чиләбе.

      Тургайларны сагыну

      Тургай жырын тыңлап үстем,

      Алар һәрчак булды түбәдә.

      Сары чәчәк баскан пар кырында,

      Без – малайлар сабан сөргәндә.

      Кайда барсам, кайда йөрсәм дә

      Юлдаш иде минем юлымның.

      Күңелләрдә тирән урын алган,

      Серле моңы тургай җырының.

      Юлда жыр сузарга яраттым мин,

      Җырлаганда кошчык түбәдә.

      Тургай мине озатып йөргәндә.

      Юлга хәзер җәяүләп чыккан юк.

      Олыгайгач йөретә машина.

      Тургайлар да сирәк күренәләр,

      “Химия” җитте тургай башына.

      Агулар күп заман килде хәзер,

      Тургайлар да сирәк күкләрдә.

      Айсыз