Тактадан оя ясаган, (Шартына килгән).
Казык кагып чиләк куйган,
Чүмечен элгән.
Эчәсем килми димәдем,
Бер чүмеч эчтем.
Зәм-зәм суы эчкән кебек,
Хәлләнеп киттем.
Бер чишмә бар юл буенда,
Яңа казылган.
Талип чишмәсе бу диләр,
Талип казыган.
Үсмер чакка кайту
Бу заманның бөтен авырлыгын,
Дөнья мәшәкатен онытып,
Бер кайгысыз үсмер малай чакка,
Уйларымда кайтам «йөгертеп».
Үсмер чагым мине таный микән?
Ул чалымнар миндә калганмы?
Авыр тормыш чәчләрне агарткан,
Маңгаема сырлар салганмы?
Исәнмесез Латра болыннары,
Атлар саклап төн чыккан чаклар.
Болындагы учаклар янында,
Әкият тыңлап утырган чаклар.
Сары чәчәк баскан пар кырында,
Сабан сөреп йөрегән чаклар.
Су коенып Чирмешән буенда
Балык тотып утырган чаклар.
Күксел томан артларында калган,
Искә төшсә үсмер елларым,
Сагынганда басуларга чыгам,
Тыңлар өчен тургай җырларын.
«Кышкы юлдан атлыйм…»
Кышкы юлдан атлыйм,
Ап-ак карда,
Киез итек эзләре калдырып.
Күрше авылдан мин кайтып киләм,
Йөремәгән юлдан кар ерып.
Иртә тынлык били
Урман буен —
Кояш чыгар вакыт җитмәгән.
Аяк тавышлары Шыгыр-шыгыр,
Әле юлдан бер кем үтмәгән.
Үле тынлык ята
Кышкы юлда,
Таң атканны көтә назланып.
Ак каеннар сөйләшәләр төсле…
Туңган каерыдан, сызланып.
… Кайтып җиттем,
Авылым урамында,
Атлы үткән. Чана эзе бар.
Әтәчләр кычкыра… һәр тәрәздә,
Мичтән төшкән якты нуры бар.
Авыл күптән торган
Морҗаларның
Төтеннәре күккә үрелә.
Ап-ак кардан атлыйм
Урам буйлап,
Әнә алда таныш,
Якты тәрәзәләр күренә.
Әтием белән сөйләшү
Әткәй, үзең уңган, булган идең,
Эшчән кеше булдың гомергә.
Безне дә үстердең эшчән итеп,
Өйрәттең: күп һөнәр белергә.
Син үзең дә алтын куллы идең,
Булдымы белмәгән бер эшең?
Мөгәллим дә, балта остасы да,
Җаен белә идең һәр эшнең.
Җимеш бакчаң авылда бер иде,
Белмим, ничә бура бурадың?
Тимерче дә, хисапчы да булдың,
Һич бер вакыт эштән туймадын.
Мин дә, әткәй, синнән күреп үстем,
Тәмен белеп иген игүнең.
Укытучы булсам да, соңынан,
Һәр чак ачык булды изүем.
Алты бала бер ояда үстек,
Өйрәттегез эшләп яшәргә.
Әнкәй, мәрхүм, безгә әйтә иде:
Әтиегездәй кирәк яшәргә.
Ни үкенеч,
Гомерең кыска булды,
Алтмыш өчтә киттең калдырып.
Без