Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
бик аз гына мәгълүмат биреп китәбез. 474 бәйттән (948 шигырь юлыннан) торган гарәп язулы нөсхәнең чагыштырмача тулы булуы искәртелә. «Мәхәббәтнамә» хакында А. Самойлович, В. Бартольд, Т. Ганджей, дистәләгән төрки галимнәрнең мәкалә-хезмәтләре, басмалары бар. Болар арасында аеруча А. Шербак (1959) [7а], Ә. Нәҗип (1961) китаплары игътибарга лаек. (Татар галиме әзерләгән басма бу хезмәттә төп чыганак итеп алынды.)

      Татар дөньясында «Мәхәббәтнамә» хакында мәгълүматлар узган гасырның беренче чирегендә үк күренә башлый. Мәсәлән, Г. Рәхим белән Г. Газиз язган татар әдәбияты тарихы китабында (1925), В. Бартольд мәкаләсенә (1924) нигезләнеп, Харәзми әсәре турында кайбер мәгълүматлар бирелә, авторның «Урта Азиядән» икәнлеге, «чыгтай әдәби мәктәбенә тәгаллыклы (бәйләнешле. – Х. М.) шагыйрь булуы» искәртелә [9:40]. Казан педагогия институты доценты Нигъмәт Хәким (1889–1937), «Мәхәббәтнамә»не тел ягыннан өйрәнеп, әсәрне басмага әзерли. Әмма галим шәхес культы корбаны була, хезмәте нәшер ителми кала. Поэма, бераз кыскартылып, 1963 елда «Борынгы татар әдәбияты» китабында басылып чыга [8:197–208]. Харәзми поэмасы соңгы 50–60 ел эчендә антологияләрдә, дәреслек-хрестоматияләрдә, төрле җыентыкларда кат-кат нәшер ителгән. 2007 елда ул Равил Бохараев тәрҗемәсендә урыс телендә дә басылып чыкты [10]. Татар галимнәре арасында «Мәхәббәтнамә» өйрәнүгә иң зур өлеш керткән кеше, әлбәттә, Әмир Нәҗип (1889–1991). Аннан кала Харәзми хакында Шакир Абилов [7:196–208], Хатыйп Миңнегулов, Мәсгуд Гайнетдинов [4:322–330] һәм кайбер башка татар филологларының мәкалә-хезмәтләре бар.

* * *

      «Мәхәббәтнамә» – аерым эпик элементларны үз эченә алган кечерәк күләмле (474 бәйтлек) лирик поэма. Әмма аның төзелеш-структурасы шактый үзенчәлекле, уникаль. Ул 19 бәйттән торган традицион кереш белән башланып китә. Биредәге Олуг Тәңрегә, Мөхәммәд пәйгамбәргә хәмдү-сәналәр, ягъни мактаулар җырлана. Автор төп игътибарын Ходай Тәгаләнең барлыкка китерү, тудыру, иҗат итү сыйфатларына юнәлтә. Дөньядагы бөтен нәрсә аның тарафыннан яратылган. Болар арасында кояш, ай, су, күк, чәчәкләр, җил, мәхәббәт һ. б. бар. «Мәхәббәт гәнҗене (хәзинәсен, кыйммәтләрен. – Х. М.) адәмгә биргән», «Җиһан бөнъядыны (нигезен. – Х. М.) сүз үзрә куйган…»... Автор фикеренчә, матурлык, гүзәллек тә – Алланың иҗат җимеше:

      Аның кем ал иңендә (битендә. – Х. М.) миң йаратты,

      Буе берлә сачене тиң йаратты [2:5].

      Шунысы кызыклы: ХХ йөз башы шагыйре Дәрдемәнд шушы икеюллык нигезендә үзенең атаклы «Рәсем» шигырен иҗат итә.

      Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан,

      Биткәенең иң очында миң яраткан.

      Саклар өчен зифа буен яман күздән,

      Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан.

      Тәңрене югары дәрәҗәгә куеп тасвирлау, аның яратучы-барлыкка китерүче, иҗат итүче көч булуын данлау, Мөхәммәд һәм кайбер башка пәйгамбәрләрне олылау, мәдехләү әсәрнең башка өлешләрендә, хәтта гыйшык-сөю тематикасын яктырткан кыйсемнәрдә дә еш очрап тора: «Йараткан (Алла. – Х. М.), кем тән эчрә җан йаратты, / Сине күреклекләр үзрә хан йаратты» [2:10]; «Хәлаикъ сүгәнин Халикъ сүвәр һәм» [2:27] («Халык сөйгәнне