Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
ята торганнардыр?!). Идел-йортның әдипләре турындагы барлы-юклы белешмә-мәгълүматларны, нигездә, аларның үз әсәрләреннән генә табарга мөмкин.

      Харәзминең хәзерге укучыга ике әсәре мәгълүм: «Мәхәббәтнамә» поэмасы [2] һәм Сәйф Сараи шигырьләре белән бергә теркәлгән касыйдә жанрындагы бер шигыре [3:255–258]. Авторның ата-анасы кушкан исемен без белмибез. Хәзерге укучыга ул бары тик үзенең тәхәллүсе белән генә билгеле. Мәгълүм булганча, Амудәрья елгасының түбәнге агымында – Арал диңгезе тирәсендә урнашкан Харәзем (аның төп шәһәре – Үргәнеч) Алтын Урданың бер мөһим төбәге. Әмма Идел-йортта шәһәрләр, аеруча Сарай, Әстерхан калалары үсә барган саен, XIV йөзнең беренче яртыларында ул үзенең әһәмиятен шактый киметә, Алтын Урданың гадәти бер олысына әйләнә бара. (Кызганыч ки, аерым төрек, үзбәк галимнәре бу эволюция-үзгәрешне исәпкә алмыйча, Алтын Урда мәдәни тормышында Харәземнең ролен күпертеп күрсәтәләр, хәтта Җучи Олысының тулаем сүз сәнгатен, язма истәлекләрен дә Харәзем исеме белән атау очраклары бар.)

      «Мәхәббәтнамә» авторы бу төбәк атамасын юкка гына үзенә тәхәллүс итеп алмагандыр: ул анда йә туган, йә укыган, яисә гомеренең мөһим бер өлешен анда уздырган. Әмма Харәзми Алтын Урданың башка урыннарында (Сарай, Хаҗитархан калаларында да) яшәгән булса кирәк. Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәрен 1360 елның март аенда Сарай шәһәрендә Мөхәммәд әл-Харәзми дигән кеше күчереп язган. Бәлкем, бу зат – «Мәхәббәтнамә» авторыдыр?! 1313–1342 елларда Алтын Урда тәхетен биләгән мәшһүр Үзбәк хан, Сарай хөкемдары булганчы Сырдәрья, Харәзем тарафларында сигез елга якын яшәп ала [4:255–256]. Бирегә ул Идел-йорттан күп кенә үз кешеләрен, фикердәшләрен алып килгән була. Алтын Урда тәхетенә утыргач, аларның шактый өлеше һәм Сырдәрья төбәгенең (иң беренче чиратта Үзгәнд шәһәренең) аерым затлары да Идел-йортка кайтып, килеп урнаша. Болар арасында Харәзми үзе булмаса да, аның нәсел-нәсәбе, туган-тумачалары булуы бик ихтимал. Гомумән, «Мәхәббәтнамә» авторы Алтын Урданың Үзбәк, аның улы Җанибәк ханнарның сәясәт-традицияләрен яклаучы буларак чыгыш ясый. Әсәрнең Мөхәммәд Хуҗабәккә – Җанибәкнең кардәшенә багышлануы да юкка гына түгел. Илдә сепаратизм көчәя барган вакытта, Харәзминең бу затны мактавы, зурлавы билгеле бер дәрәҗәдә Үзбәк-Җанибәк традицияләрен дә саклау, дәвам итү билгесе рәвешендә дә кабул ителә. Шунысын да искә төшерик: Мөхәммәд Хуҗабәк 1330 елларда Азак шәһәренең әмире дә булып тора. Мөгаен, ул Үзбәк яисә Җанибәк ханнар тарафыннан Алтын Урданың көнчыгыштагы мөһим, шактый катлаулы һәм тынгысыз төбәгенә хөкемдар – җитәкче итеп билгеләнгәндер.

      Поэмада мондый бер юл бар: «Сөенеп бәндә Харәзми Рәвани» (2:63). Кайберәүләр (мәсәлән, «Мәхәббәтнамә»не урысчага тәрҗемә итүче А. Старостин) [5:8] моны шик астына алса да, Рәвани шагыйрьнең икенче бер кушаматы булса кирәк.

      Әсәрнең ахырында авторның тормыш-яшәешенә мөнәсәбәтле 29 бәйтлек (икеюллык) бер «хикәят» урнаштырылган. Анда Харәзми үзенең Якын Көнчыгыш илләрендә (Сүрия, Дәмәшкъ, Рум…) дәрвишләр кебек