Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
сәфәре

      Нәфис шимбә көнне дәртләнеп хуҗалык эшләренә кереште: сул як күршеләре Чутый Бараев ягындагы ачык урынга баганалар утыртты, араталар юнып, тигезләп рәшәткәләр тотты. Башкарган эшләренә карап сокланды: «Кемнекеннән ким? Иң мөһиме, кеше көлкесенә калырлык булмасын…» Ул, хур булмаска тырышып, бар көченә эшләде. Яшьтән эшләп үскәнгәме, кулы эшкә ятып тора иде. Моңа заводта станоклар ремонтлавы да, аннан инженерлык белеме дә ярдәм итте. «Болай итсәң – монысы, тегеләй итсәң, тегесе ничек булыр?» дигән уйлар аны аптыратмады, ул үзенчә эшләде, үзенчә тырмашты. Әлбәттә, аңа ялгызы гына эшләү читенрәк, вакыты да җитми. Байлар кебек, осталар кушып эшләтергә мөмкинчелеге юк, кесәсе сай һәм тишек тә. Вакытында бирелмәгән юк-бар хезмәт хакы белән ни генә эшли аласың? Бар булганы белән канәгатьләнәсең. Ул Тукбаев, Ишкәевләрдән ярдәм сорап түбәнсенмәде. Хан сарайларында алар яшәсен, барыбер ике гомер килмәгән дип уйлады.

      Койма тотылгач, ул, кулына балта алып, такталарны эшкәртә башлады. Шулвакыт аның аяк астыннан ике шәүлә үсеп чыкты. Артына борылып караса, анда өлкән яшьтәрәк бер апа белән бер кыз басып тора иде.

      – Исәнмесез! – диде борчулы кыяфәттәге апа. – Редактор йорты шушы буламы?

      – Әйе, – диде Нәфис, сагаеп, һәм балтасын бүкәнгә чапты.

      – Сез Нәфис Хаков буласызмы?

      – Нәкъ үзе. – Нәфис, өлкән апа янында сүзсез генә басып торган кызның да сөмсере коелганлыгын күреп, аларга нидер булганлыгын аңлады. – Әллә миңа берәр йомышыгыз бармы?

      – Бар иде шул, – диде апа, эчтән көенеп.

      – Алайса, әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик… – диде Нәфис, ишегалдында, прокурор Чутый Бараевларның тәрәзә каршында сөйләшүне өнәмичә.

      Әңгәмә өйнең кечкенә бүлмәсенә үткәч башланды.

      – Тыңлыйм сезне, – диде Нәфис, урындыкларга утырышкач, һәм апага карап алды.

      – Менә карагыз инде бу баланы, – диде хатын, янындагы кызга ишарәләп. – Коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына бар…

      – Без башта танышыйк әле, – дип бүлдерде аны Нәфис. – Сез кем буласыз соң?

      – Мин Ләмига апаң булам, бу – минем кызым Хәтирә, Динар Ишкәевләр килене. Алар шушы Байтирәктә бер йортта торалар. Без үзебез Курбаш авылыннан.

      Динар Ишкәев исеме аталуга, Нәфиснең кан басымы күтәрелеп киткәндәй булды.

      – Яхшы, ни булды соң? – диде ул, эшне ачыкларга теләп.

      Хатын, борчуын басарга теләгәндәй, кул аркаларын ышкып алды һәм:

      – Ул хатны кем язарга мөмкин? – диде.

      – Нинди хатны? – диде Нәфис, гаҗәпсенеп.

      – Сезнең газетада, «Байтирәк хәбәрләре»ндә басылган бит.

      Сүзсез утырган Хәтирә аптырап калган Нәфиснең исенә төшерде.

      – «Байлыкка табынмагыз!» дигән хат.

      – Әйе, бар иде андый материал, басылды. Шуннан, ул хатка ни булган?

      – Тегеләр, – диде хатын. – Кодаларны әйтәм, ул мәкалә безнең турыда дип, менә шушы баланы нахакка рәнҗетәләр.

      Ниһаять, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенгән Нәфис мәсьәләнең асылын аңлатасы итте:

      – Мәхәббәт