Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
елтыраган күзләре сулыгып эчкә баткан, озынча яңак сөякләре калыккан, таягына таянган кулларының тамырлары бүртәйгән.

      Ул шулай, Суширмә урамыннан узган-барганнарны танырга теләгәндәй, күзләрен кыса-кыса күзәтте. Аларның кайсыберләре эштән кайта, икенчеләре йомыш белән тормыш мәшәкатьләре артыннан чаба. Ара-тирә аңа, олылап: «Исәнме, Шәех абый!» – дип сәлам биреп тә китәләр. Ул аларның сәламнәрен алып, рәхмәт әйтеп кала. Яшь-җилкенчәк дәшсә: «Син кем малае, син кем кызы буласың?» – дип сорап куя. Аңлашкач: «Ә-ә, шулаймыни», – дип, аларның әти-әниләрен күзаллый, үзенчә нәтиҗә ясап, нәсел-нәсәпләрен исенә төшереп разый кала. Бүгенге яшьләрнең барысын да танып бетерә алмый шул ул. Күзләре начар күрә башлады. Яшьли Урал якларына китеп, шундагы заводларның берсендә озак еллар металл коючы булып эшләү ярамадымы?

      Формаларга чәчрәп аккан металлга караулар күз явын алды, иртәрәк тоныкландырды. Баштарак яшьлек белән сизелмәгән. Авыр кегельләрне күтәреп йөри-йөри, беләкләре бик нык талчыкты. Шунда ачлы-туклы сугыш елларын да кичерде. Металл газлары, тамакка кадәр үтеп, авыз тәмен алды. Менә шул цехта эшләгәндә инде, ул, көтмәгәндә, уйламаганда, Гөлзадәсен очратты. Ул табельныйда эшли иде. Түгәрәк йөзе алсу алмадай балкып тора, ачык. Көннәрдән бер көнне кыз озынча буйлы, кара бөдрә чәчле егеткә пропускысын биргәндә үзе дәште.

      – Шәех! – диде ул, ишек яңагына сөялгән җиреннән елмаеп.

      – Әйе, мин! – диде егет, үзенә татарча дәшкән чибәр кызга гаҗәпсенеп.

      Кыз үзен кызыксындырган соравын бирде.

      – Син татармы, әллә башкортмы? – диде.

      – Татар.

      – Кайсы яктан?

      – Татарстаннан.

      Гөлзадә, бераз чытлыклана төшеп, канәгать елмайды.

      – Бу якларга ничек килеп чыктыгыз?

      Шәех үзе өчен бик тә авыр булган сорауга җавап бирергә ашыкмады. Кыз сорашуын белде.

      – Татарстан зур, кайсы шәһәрдән? Районнанмы?

      – Байтирәктән.

      Гөлзадәнең йөзе балкып алды.

      – Чынлапмы?

      – Мин ялган сөйләшмим. Әллә ул районны беләсезме?

      Кызның эчке куанычыннан уймакланып чокырайган бите нурланып китте.

      – Белмичә, мин дә шул районнан ич.

      – Кайсы авылдан?

      – Акширмәдән.

      – Акширмәдән?

      – Ә нигә?

      – Болай гына.

      – Ә син?

      Ул үз авылы исемен әйтергә микән, әйтмәскә микән дип тынып калды. «Мин бит билгесезлектә яшәргә тиеш, бу якларга чарасызлыктан качып киткән кеше» дигән уй аның башыннан узды. Шулай да серне ачарга булды.

      – Мин – Суширмәдән.

      Кыз, сөенче алгандай, канат ярып калкынып куйды.

      – Күрше авылдан ич. Ялганлыйсыңдыр әле?

      – Әйтәм бит, мин ялганлый белмим…

      Отыры якыная барып, үзара сөйләшә торгач, Гөлзадәнең күзләрендә кабынган мәхәббәт очкыннары бөдрә башлы Шәех йөрәген дә әллә ничек кенә ялмап-ялмап алды һәм үз артыннан ияртергә мәҗбүр