Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухаммадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02432-7
Скачать книгу
бу. Революцион хәрәкәт булды, ул тукталып торырга мәҗбүр. Без китәбез! Казан өчен, Россия өчен генә түгел, кем белә, бәлки, Бөтендөнья революцион хәрәкәте өчен дә зур югалту буладыр бу. Без китәргә мәҗбүр, балаларын җуйган кошлар сыман китәбез без. Әмма… – дип, тукталып зур пауза ясады, каршында тын да алмый тыңлап утыручыларны бер кат күздән кичерде. Русча сөйли, мәктәп рус теле укытучылары әзерли бит. Русчасы шәп тегенең. Тавыш – гөбедән чыккандай. Куллар – канат. – Әмма сез каласыз. Ятим балалар күк торып каласыз. Тик шуны онытмагыз: арагызда сатлык җан һәм провокатор кала.

      – Кем ул? Ул кем? – диешә-диешә, бер-берсенә карадылар.

      – Бөтендөнья революциясен ана карынында чакта ук буарга җөрьәт иткән шпион кала арагызда.

      – Кем ул, әллә беләсеңме? – дип бүлдерделәр сөйләүчене. Әйт кенә, янәсе, шундук ботарлап атачакбыз үзен.

      – Тарих беләчәк! Бөтендөнья революциясе тарихына «шпион» буларак кереп калачак аның исеме. Ә безгә хәзер, бүген үк ачыкларга кирәк ул кешене, – диде Ишмурзин һәм, сүзе тәмам булуны аңлатып, урынына утырды.

      Тынлык. Авыр тынлык утырып калды бүлмәдә, һәркемнең башы түбән иелгән, һәммәсе үз уена бирелгән. Бер-береңә ышанмау, шикләнүләр… Озаккарак сузылды кебек ул тынлык.

      – Ә мин беләм ул шпиунны, – дип, шунда арадан берәү урыныннан калкынмасынмы.

      Күзләр шул тарафка төбәлде, һәрчак ерак бер почмакта дәшми-тынмый гына посып утырырга гадәтләнгән князь Кудашев иде бу – Мирсәетнең якташы. Якташ булса да, күңелгә ятышлы адәм түгел, үзе аксак, үзенең куллары кәкре. Өстәвенә сакау тагы, сөйләшкәндә төкерек чәчеп сөйләшә. Ә иң яманы, көнчел һәм кешегә игелек кылырга гадәтләнмәгән.

      – Кем ул?.. Кем, әйт инде? – дип, йөрәкләре «жу-у» итте һәркемнең. Карашлар караңгы почмакка текәлгән.

      – Ул шпиун безнең арада… – диде князь, үзенең шулкадәр игътибар җәлеп итә алуыннан бер тәм табып, чөнки белә: көттерү аның файдасына, хәзергә бөтен игътибар аңарда.

      – Белсәң әйт! Кем?

      – Ул шпиун әнә беренче рәттә утыра, – дип бармагын төбәде Кудашев һәм һәр иҗеккә басым ясап дәвам итте. – Ул – Мирсәет Солтангалиев.

      Күпләр шунда гына иркен сулыш алды булса кирәк – бүлмә, тыны чыккан шар сыман, ухылдап куйды. Карашлар Мирсәеткә төбәлде.

      Ә Мирсәет үзе колагы ишеткәннәргә ышана алмый иде булса кирәк әле. Ничек итеп бер гаепсез кешегә шул дәрәҗә нахак яла ягарга мөмкин?! Әмма, урыныннан сикереп торып: «Юк, бу ялган! Ялган сөйлисең, князь Кудашев», – дип оран салырга да җөрьәт итмәде. Башы әйләнде. Гәүдәсен урындыктан күтәреп, авызын ачарлык та әмәле юк иде аның. Аяз көндә яшен сукты диярсең…

      – Нәрсәгә нигезләнеп шулай дисең? Тоттыңмы? Күрдеңме? – дип, аның күңелендә бөреләнгән сорауларны башка кеше, мәктәптән куылучылар арасыннан берәү бирде.

      Мирсәет ул кешенең кем булуын ачыклар, күтәрелеп карар хәлдә түгел иде инде. Гүя тау-таш ишелеп төшкән иде аның өстенә.

      Яла ягучы әле булса утырырга өлгермәгән,