Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
чакыру һәм китертү искилләр юнәлеше өстенлеккә чыгуын, хаким болгарлар династиясе өстеннән җиңү казануын күрсәтә. Илчелек килүнең өченче көнендә үк илбаш, төбәк әмире болгарлар башлыгы үзләренең элеккеге Испан Әмәви ориентациясенә-гакаиденә кайтып, Багдад илчеләре белән һәрнинди бәйләнешен өзә. Димәк, Бохарамы, Харәземме ориентациясендәге искилләр кабиләсе белән ирешелгән килешүдән дә чыга. Бөек Багдад илчелеге Болгардан илләренә кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Моңа җавап итеп, искилләр дә килешүне бозган әмиргә буйсынудан баш тарталар. Искилләр җитәрлек көчкә һәм тәэсиргә ия булганнар, күрәсең, болгар әмирен (ил ханын) болгарлары белән бергә үзләренең элеккеге ватаннарына – Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр итәләр һәм, вәкилләрен җибәреп, кабат Багдад байрагы астына кайтуларын белдерәләр. Мәсьәләнең (вакыйгаларның) нечкәлекләрен белмәгән яки фаш итәргә теләмәгән Багдад сарай даирәләренә, аеруча фәнни-идеологик җәмәгатьчелеккә бу күңелле яңа хәбәр тыйнаксыз, хәлифәлекне хур иттем дип уйлаган, кайдан җил иссә, берни белән санашмастан шул якка иелүен күрсәткән болгарларда зур илчелекне кичереп булмаслык мыскыллаган әмирнең үз араларындагы тагын ниндидер килбәтсез азгынлык сәбәпле тәхетен җуюы дип кенә аңлыйлар. Алар карашында төбәк – шул ук Болгар, аның яңа хакиме шул үлчәүсез-чамасыз, әдәп белмәгән, тотрыксыз-тыйнаксыз болгарның яңа бер принципсыз әмире генә булып күренә. Төбәкнең төп хуҗасы булган Төньяк мех сәүдәсе хуҗалары би ирләр турында ләм-мим бер авыз сүз юк.

      Бу үз йөзен күрсәтмәүче Төньяк мех сәүдәгәрләре җәмгыяте болгарларны төбәктән куган. Болгар-искил каршылыгы да болгар – Багдад илчелеге коллизиясен хәтерләтә. Капма-каршы көчләр (антиподлар) – болгарлар белән мех сәүдәгәрләре «искилләр» – би ирләр. Бу – аксиома. Бу каршылык структурасын үзгәртерлек башка ниндидер бер көч юк һәм булуы да мөмкин түгелдер кебек. Биредә инде «искилләр» ул кабиләнең үзе түгел, Ибне Фадланга бу көчнең шартлы атамасы яңгырашы гына. Биредә искил этник элементының реаль катнашу дәрәҗәсен билгеләү күз алдында тотылмый. VIII–Х йөзләрдәге гарәп дөньясы тарих-география белгечләре (галимнәре) Идел төньягындагы бу серле, табышмак төбәк халкы утраклыкка күчкән искилләр икәнен, ә искилләр кем булганын, Харәзем, Бохара галимнәренең күршеләрен – Сырдәрья, Балхаш буендагы күчмә искилләр турында сөйләүләре һәм язмалары буенча беләләр. Уйлап карыйк. Төньяк сәүдәсе утрак искилләр кулына күчкәнме? Күрәсең, юк. Ул һаман би ирләр монополиясендә. Утраклыкка күчеп, яңа тәртипләргә күнегүче яңа традицияләр формалаштыру белән мәшгуль катлау (би ирләр монополиясе бар шартларда) болгар хакимиятенә каршы төп оппозиция, антипод була аламы? Юк. Болгарда өч-дүрт кабилә автономиясе булган. Би ирләр, үз көчләрен үстерер өчен, шундый кабиләләрнең иң көчлесе – искилләр белән блокка кереп, ул кабилә җитәкчелеген дә үз кулларына керткәнгә охшый. Күчмәчелеккә якын халыкларда (казахлар һ. б.) динлелекнең бүген дә әле «бисмилла»