Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
Якын Көнчыгыштагы төп ислам хәлифәлегенә каршы ерак Испания Әмәвиләренә кушылып исламда үзара эчке шәхси даулар аралыгында кала. Багдад (Габбасыйлар) хәлифәлегеннән (табигый җирлегеннән) читләшеп, Әмәвиләр (Испания) хәлифәлеген бердәнбер бөтенислам хәлифәлеге итеп расларга маташулар, хәрби-сәяси каршы торулар мәгънәсез аферага әйләнә. Бу көрәшнең ерактагы Испания еврей сәүдәгәрләренең Төньяк Кара диңгез буе, Төньяк Каспий Ефәк сәүдә юлы өчен көрәше булуы тарих өчен күптән сер түгел. Ул чор ислам дөньясы язмышында ислам дөньясының эчке (таркалу) конфликтына тартылу да әле хәлиткеч, төп җимергеч ялгышлык түгел. Әмма «би ирләр» сәүдә көймәсе борыны бозга терәлә: мең ярым еллар яшәгән «би ирләр» мех сәүдәсе монополиясенең җөйләре, типчегән-каеган җепләре, абсолют диярлек йомыклыгын шәрәләп, үзеннән тормаган сәбәпләр нәтиҗәсендә череп таркалгандай була. Кризис, күптәнге Аттила империясенең үзәге һәм бар көчләре Иделдән Көнбатыш явына китеп, Кара һәм Каспий диңгез буе далалары сәяси тотрыксызлык мәйданы булып кала. Көнбатыш Төрек каганлыгы Кубрат дәүләте әле би ирләр иленә һәм кәсебенә скифлар һәм һуннар империяләре күмәкләшү мөнәсәбәтен саклыйлар кебек. Хәзәр каганатының инде би ирләр «автоном» йомыклыгын юкка чыгарып, бу сәүдәне үз кулларына күчерү сәясәтенә күчкәне сиземләнә. Идел-Каспий буйларын тулысынча үз күзәтүләре астына кертеп, би ирләрдән мех сәүдәсен бирегә күчерүне максат итеп куйганга охшыйлар. Бу юнәлештә мех сәүдәсенең эзе (әлегә) күренми. Дөнья базарында «акча әйләнешен» үз кулында тоткан товар инде «тарихланган» бу заманнарда аваз бирми калмас иде.

      Готлар дәүләте заманыннан (III–IV гасырлар) Днепр-Ильмен-Нева су (сәүдә) юлы формалаша башлый. Һуннар киткәч, варяглар бу юлны V гасырда («варяглардан грекларга») аякка торгызалар. Ә Төньяк диңгез юлыннан норманнарның Биармияне эзләү походлары башлана. Алар ышыгында, соңрак Ильмен словеннары җирле халык буларак, би ирләрнең Югра, Вису сәүдәсен Төньяк Уралга таба кыса башлыйлар. Кысрыклаулар, чигендерүләр, Төньяк аргонавтлары би ирләр «монополиясен» тотрыксызландыра. Патриархальлек заманы шартлары һәм мөмкинлекләре күзгә күренеп җимерелү юлына чыга. Бу таушалу ихтималын, күрәсең, Аттила инде сиземли, би ирләр «автономиясен» «реформалау» юлына кертеп калдыра: би ирләрнең искилләр, чигилләр белән блогын мәйданга китереп калдырганга охшый. Дөрес, искилләр әле «би ирләр»нең яшәү мәйданнарына, биләмәләренә кагылмыйлар. Алар Идел белән Балхаш күле арасында күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Әмма ике халыкның кушылу, берләшү процессы бик актив бара. Күрәсең, алар бер-берсенә якын халык булганнар. Искилләрдә дә утрак тормышка күчү процессы активлаша. Уңдырышлы туфраклы Идел буенда, күченеп йөрмәстән, җир эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Кайберләре сәүдә эшенә тартылалар.

      Утрак тормышка күчеп, төбәктә төпләнгән искилләр бик тиз би ирләр белән кушылганнар, ассимиляцияләнә барганнар. Халыкара рәсми бәйләнешләрдән үзен читтә