Х–ХII гасырларда Амудәрья ары якларына төрки халыкларның яңа һөҗүмнәре башланып китә. Иләк ханнар, Газнәвиләр, төрекмәннәр, сәлҗүкләр Әфган, Иран, Алгы Азия җирләренә һөҗүм мәйданнарын киңәйтә баралар, һәм 990 еллардан Иран юнәлешендә төрки гаскәр башлыклары торган дәүләтләр барлыкка килә башлый. 1090 елларга инде төрек яугирләре Константинополь капкаларына килеп җитәләр… Тәхеткә утырып алган төрки хакимнәр, хакимиятләрен үз нәсәпләре кулында тотар өчен, җирле халыкларны үз хакимиятләре ягына аудару максатында, фарсы телендә уртак фарсы төрки әдәбияты концепциясен алга сөрәләр. Фарсылар да моны, нигездә, хуплап каршы алганнар, күрәсең, төрки хакимнәр сарайлары тирәсендә яисә мул «инвестицияләүләр» җирлегендә күрелмәгән бер рәвештә өр-яңа фарсы әдәбияты чәчәк ата. Якын һәм Урта Көнчыгышны колачлый алган урта гасыр яңа фарсы әдәбиятына нигез салучы һәм нигезенең төп терәге булган шигърият титаны Әбелкасыйм Фирдәүси (941–1020/1025), аңардан унбиш-егерме ел соңрак вафат булган «шагыйрьләр шәехе» Унсури (1039/1040 елларда вафат), 1042–1043 елларда үлемсез «Вис-Ралини» дастанын язган Фәхретдин Гургани бер-берсен күреп белгән бер заман титаннары дип була. Аларга алмашка 1006 елда туган Әнсари, 1048 елда туган шигырь могҗизачысы Гомәр Хәйям (1131 елда вафат була), Сәнаи (1080–1140) кебек талантлар плеядасы килә. Бу исемлекне Низами Ганҗәви (1141–1209), Җәлалетдин Руми (1207–1274) кебек титаннар исеме белән дәвам итеп булыр иде. Алар арасын дистәләгән лирик һәм эпик шигърият
Автор: | Масгуд Гайнутдин |
Издательство: | Татарское книжное издательство |
Серия: | |
Жанр произведения: | |
Год издания: | 2014 |
isbn: | 978-5-298-02769-4 |
хәрби-административ кабилә берләшмәләренең таркала торуы, тотрыксызлыгы шартларында хәтта чикләренең аргы якларында диярлек калулары; ил сәүдәсендәге күп гасырларга сузылган тотрыклы монополия саклануы. Шулар нигезендә мең еллар яши алырлык этник тотрыклылык саклану көче традицияләрен үзендә булдыруы; үзенә кирәк шундый зарури элементар традицияләрне таркатмый яшәтә, саклый алырлык үз төбәк мәдәниятен һәм аның үсү, ныгу, көчәя бару мөмкинлекләрен, шуны башкаручы кадрларын, – кыскасы, нинди рәвештәге төбәк мәдәниятен (мини-цивилизация) мәйданга китерүе һ. б. Шундый мәдәни үсеш процессы барганын ХI–ХII гасырларда Якын Көнчыгышта «Болгари» нисбәсе белән танылган атаклы укымышлылар төркеме ачык искәртә. Шул көннәрнең төп проблемаларын күз алдына китереп, хәтта аның тармаклары турында сүз кузгатып була: мәгариф, шәригать, теология, әдәбият, тарих (ниндидер форматтагы вакаигънамәләр) һ. б. Соңгырак заманнан Батый явы алды язма ядкярләре мисалында хәтта әдәби тел мәсьәләсенең торышы, диалекталь үзенчәлеге формалашуы, лексик, фонетик сыйфатлары һ. б. турында, әйткәнебезчә, иң гомуми планда сүз йөртеп була. XII гасырларга инде төбәк әдәби теле күренекле халыкара мәйданда беренчеләрдән булып гомумтөрки әдәби тел мәсьәләсен (давын) кузгата һәм халыкара төрки әдәбиятын мәйданга китерү мәйданында беренче популяр төрки әдәби тел дәрәҗәсен яулый. Бу хәрәкәтне искәртүче кайбер фактлар һәм күренекле нәтиҗәләр (әдәби телдә Ә. Ясәви С. Бакыргани хикмәтләре һәм шигырьләре) тарихта сакланган.