Кыскасы, теләсә кайсы башка халык белән җылы бәйләнешләргә кереп көн күргән, киң күңелле, ачык табигатьле халык булып яшәгәннәр. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар биләмәләре аша үтеп йөргәннәр икән, димәк, ул көчле кабилә берләшмәләре белән ике якны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, әлбәттә, ниндидер якынлашуларга керми калмаганнар. Варяглар, норманнар, славяннарга, ягъни урта гасырлар, сәяси-административ (дәүләт) берләшмәләренә кадәр шундый якынлашуларга барганнар… Бу би ирләр сәүдә монополияләренә һәм илләренең киң автономиясенә, күрәсең, кагылмаган. Әмма норманнар, Кола, Ак диңгез, Ладога ярлары буендагы контактлар белән генә канәгатьләнмичә, бу меңьеллык «монополияне» бозу – сәүдә базарының чишмә башына үзләре яңа юл салу мөмкинлекләрен икенче бер читеннән, үзләренә генә яңа юл – «варяглардан грекларга» бару юлын ачып җибәрәләр. Шуннан соңгы ярты мең елда Новгород, Ростов, Суздаль монополияләре аша Мәскәү бөек кенәзлеге бу сәүдәне үз кулына ала һәм аның чималын җыю мәйданын Тын океан ярларына кадәр киңәйтә.
Би ирләр җәмгыятенең этник монополиялеге дә үтә үзенчәлекле күренеш. Бер яктан, консерватив би ирләр сәүдә монополиясендә Төньяк сәүдәсе, ыруглык җәмгыятьнең хәрби демократия этабына хас рәвештә, атадан балага күчеп, «аристократик» гаилә кәсебе рәвешен алган була. Шулай гына ул, йомык, яшерен монополия рәвешен саклап, таркалусыз, гасырдан гасырга күчеп яши ала. Икенче яктан, һуннар, хәзәрләр дәвере күрсәткәнчә, исеменә һәм, күрәсең, теленә кадәр дә шактый актив үзгәрешләр кичерә. Әмма хәзәр, болгарларга таба түгел, һуннарның искил кавеме теле ягына. Каспий, Кара диңгез буйларындагы Дала киңлекләрендә яңа көчле кабиләләр