Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
елы дип билгеләп була. Святослав явы – 967–968 елларда аларны бабалары йорты – Дон буйларыннан да куып, Паннониягә, – Дунай буена, – инде (905 еллардан), венгр биләмәләренә илтеп тарата, эретә.[9]

      «Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер мөстәшрикъның (шәрыкшөнас – востоковедның) сәяхәте – сәмәрәләре» (җимешләре) дигән мәкаләсе дөнья күрә. 1906 елның җәендә Казанга көнчыгыш (Идел буе халыклары) телләрен белүче Мисарош исемле венгр галиме килә.

      Тыштан караганда, хәзәрләрнең исламлашуы мөһим уңайлыкларга, өстенлекләргә ия кебек. Төбәк тоташ диярлек гарәп хәрби-сәяси басымы һәм теологик, идеологик тәэсире астында яши дип була. Шуның өстенә күршедәге Харәзем ислам миссионерларының туктаусыз тырышлыклары; Харәзем шаһларының дини сугышлары; хәзәр каганаты хезмәтендә (хәзәр мөселманнарына хәрби терәк-таяныч булырлык хәлдә) ун меңләп Харәзем мөселманының, үз диннәрен саклап һәм мәчетләр төзеп, каган «гвардиясендә» хәрби хезмәткә ялланулары һ. б. Урта Иделдә Төньяк мех һәм Урта Азия сәүдә бәйләнешләреннән кала башка бернинди бәйләнеш тә юк кебек. Урта Идел төркиләре исламлашуында тарихка билгеле булган Мәрван явы (737 ел), аңардан соңгы Болгар хакимияте, Ибне Фадланнар экспедициясе (922 ел), шуннан соң болгарларның Венгриягә күченеп китүе (930 ел)… Төбәктә бу дәверләрдә урнашкан сәяси режимда ислам динен массалаштыру һәм ныгытуда шул ике-өч – Төньяк-Көньяк мех һәм Урта Идел-Мәварәэннәһер кәрван сәүдәсе сәүдәгәрләре хәлиткеч роль уйнаган. Сәүдәнең бу ике тармагының үзара мөнәсәбәте һәм көчләре нисбәте эволюцияләренә игътибар юнәлдерү Идел буе исламлашу хәрәкәтенең бүген инде онытылган кайбер мөһим тарихи үзенчәлекләрен яктыртуга күпмедер материал бирә ала. Тезислар рәвешендә генә булса да, шуларның кайберләрен атап үтик. Игътибарны бу юнәлешкә каратканда, беренче чиратта, Азов буе болгарларында чәһарьярлар заманында ук, бик иртә беренче ислам динен кабул итүчеләрнең күренүе, хәзәрләрдәге кебек, анда килеп җиткән мөселман гарәп миссионерлары аша түгел, Төньяк мех сәүдәсе сәүдәгәрләре «пеләшбашлар» («плешоголовыйлар») – би ирләр экспедицияләрендә катнашу, исламның чишмә башы белән турыдан-туры элемтә аша мәйданга килүен искәртә. Моны һәрчак искә төшерү, күз алдында тоту сорала. Димәк, 640 елларда да әле Төньяк мех сәүдәсе, Геродот заманындагы, антик Греция чорындагы шикелле, Кара диңгез, Кече Азия – Урта диңгез бассейннары аша үткән. Төньякның «золотое руно»сын алтын урынын тоткан мехын грек Ясоннары килеп алмаган, бу юллардан Төньяк «аргонавтлары» үзләре илтеп сатканнар. Кубрат Болгар дәүләте таркалгач өстенлек алган Хәзәр каганаты басымы астында, исламлаша башлаган Төньяк мех сәүдәгәрләренә юллар күрсәтүче, тәрҗемәче, сакчы болгарларның үзләре дә исламлаша башлаганын искә алып, аларны Кама буена күчерәләр. Урта Идел «плешеголовыйлары» – би ирләр – Дон буенда калган болгарларны үз араларына сыендыралар. Бу чакта һуннарның Идел буе (Аттила) империясе, Антик цивилизация


<p>9</p>

Болгарларныңисламлашуы турындагы мәгълүмат әлеге җыентыкта урын алган «Йосыф Акчура «Чувашларны исламлаштыру турында» дигән мәкаләдәдәвам иттерелә