Үзгәртеп кору дулкынында М. Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» (1989–1992) дип исемләнгән китабының беренче кисәген дөньяга чыгара. Язучы үзе, жанр ягыннан төгәлләштереп, «истәлекләр» дип атаса да, китап моңа кадәр язылган орнаменталистик романнар белән бәйләнешле, шул ук вакытта күләмле әсәрнең бер кисәге кебек тә кабул ителә. Эчтәлегендә заман вазгыяте, идеологик кыршауларның өзелгәнлеге сизелеп тора: язучы ачыктан-ачык үз язмышын ил һәм халык язмышы белән янәшә куя, бу тарихны 1948 елның мартыннан башлап үзгәртеп кору елларына кадәр китереп җиткерә. Шул вакытта беренче әсәрләрендә сөйләнгән җирләргә, геройларга да әйләнеп кайта, әйтерсең лә совет чорында язарга ярамаган, шуңа әсәрләргә керми калган детальләр ярдәмендә шушы тарихны тагын да тулыландырырга, объективлыкка якынайтырга омтыла.
«Яңа Чуриле» дип аталган беренче бүлек укучыны «Фронтовиклар» романына «алып китә». Анда да зур хөрмәт белән иҗат ителгән чын педагоглар образларына яңа детальләр өстәлә: «…Мәгъсүм Рафиков – тарихчы. Хәтәр елларда ул университетта укыган, авыр ситуациядән хатыны Әминә апа коткарган, Сталинның үзенә хат язган, дип сөйлиләр иде. Математика укытучысы Разия Башкирова – элеккеге нарком хатыны, Казаннан сөрелгән. (…) Бәдыйгов Газиз. Рус теле укытучысы. (…) Егерме елдан соң гыйльми китапханәдә утырганда иске журналда рәсемен күрдем – иске, егерменче еллар зыялысы икән. Казаннан аны сөрмичә кемне сөрәсең утыз җиденче-кырыгынчы елларда?» һ. б.
Тормышның башка яклары белән дә шулай. Язучы күз алдына килеп басарлык итеп авыл кешеләрен дә, балаларны да, укытучыларны да үз кубызына биеткән ачлык, ялангачлык турында яза; Яңа Чуриленең ЭМГЭБЭ начальнигы Шамилнең әсирлекне күргән егетләрне, шул исәптән Зөфәр исемле юаш, тәртипле бер егетне «үз теләгем белән фашистларга хезмәткә күчтем» дигән протоколга кул куярга мәҗбүриләү вакыйгасын үзәкләргә үтәрлек итеп сурәтли; Шамилнең үзенең дә эчеп үлүен, әмма Зөфәрнең аңа кадәр 35 еллар элек үк йөрәк чире белән дөньядан үтүен сөйли… Шулай итеп, бернинди яшерүләрсез ил тарихы, аның да канлы-яшьле сәхифәләре калка.
Аерым вакыйгаларны язучы әйтерсең лә кабат, төзәтеп-дөресләп яза. Әйтик, «Фронтовиклар»дагы роно мөдире Шәмсетдиновның тикшерү белән килүе, педсовет уздыруы вакыйгасы «Ачы тәҗрибә»дәге өлкә вәкиленең жалоба тикшерергә килүе белән тәңгәлләшә, язучы хәтта аерым вак детальләрне кабатлап, моңа үзе үк укучының игътибарын юнәлтә. Ике әсәрдә тикшерү ике төрле төгәлләнә. «Берәр атнадан роно, райком тирәсеннән авыр хәбәр кайтып төште: нәтиҗә акты бик яман язылган икән. Чөнки директор – утыз бишенче елларда ук хатын аерган кеше; завуч керәшен побы малае булган, татар кызына өйләнеп, исем-фамилиясен алмаштырган, дөрес, Ватан