Беренче карашка әсәрдә яшьләрнең мәхәббәте сугыш белән сынала: Асаф сугышка китеп, үлү хәбәре килә, Сылу, бу кайгыны күтәрә алмыйча, кияүгә чыга. Әмма язучы аларның бергә була алмавын Габделнурдагы көнчелек, эчкерлелек, усаллык белән бәйли. Әлеге геройны тулысынча кара буяуларда, күңел кайтаргыч амплуада тергезеп, кешедәге тискәре сыйфатларның мәхәббәтне, киләчәккә өметне, туачак балаларны, яшәүнең үзен дә юк итәргә сәләтле булуын ассызыклый. Шушы яклары белән әсәр Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» повесте белән «сөйләшә», Шәрык әдәбиятларындагы үкенечле мәхәббәт тарихларын искә төшерә.
Мәхәббәт өчпочмагына корылган төп сюжеттан (Асаф-Сылу-Габделнур) тыш, автор тагын берничә охшаш ситуация төзи (Асаф-Сылу-Гаделия; Асаф-Зәйтүнә-Минһаҗ малае): болар ярдәмендә җавапсыз сөю хисенең түгел, бәлки көнчелекнең җимергеч көчен тагын бер тапкыр раслый. Гомумән, язучының күп кенә әсәрләрендә нәкъ менә көнчелек явызлыкның, бәхетсезлекнең сәбәбе итеп күрсәтелә.
Асаф – идеаллаштырылган герой, намуслы, кыю, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмый торган татар ир-егете, повестьта язучы аны татар халкының вәкиле, милләтнең иң гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган шәхес дәрәҗәсенә куя. Күпмедер күләмдә ул башка әсәрләрдәге хикәяләүче образы белән аваздаш. Шуңа күрә Асаф образы укучылар тарафыннан автобиографик образ буларак та кабул ителә. Гомумән, «Ут чәчәге» укучыларның тирән мәхәббәтен яулый. Дөрес, әдәби тәнкыйтьтә язучыны эротиканы мул куллануда, әхлакый тезгеннәрне бушатуда гаепләүләр яңгырап китә. Әмма бүген дә әсәр татар әдәбиятындагы мәхәббәткә багышланган иң камил үрнәкләрдән булып кала.
«Торналар төшкән җирдә» (1979) повестенда М. Мәһдиев үзе иҗатының башлангыч чорында ук сайлаган стильгә, орнаментализмга әйләнеп кайта, хикәяләүдә экзистенциальлек, сентиментальлек тагын да көчәя. Әлеге әсәр кабат хикәяләүченең яшьлегенә алып китә. Ләкин сурәтләнгән вакыйгалар вакыт ягыннан шактый киң алынып, татар авылының көнитешен, мондагы әхлак кагыйдәләрен, кешеләрнең холык-фигыльләрен, дөньяга карашын үсеш-үзгәрештә тергезүгә хезмәт итә. Күпсанлы геройлар – Мәрфугатти, Гайшәтти, Газзәтти кебек аналар, Әсхәдулла, Сафый абзый, Насибулла абзый, Гыйльмениса карчык, Камәр түти, Хәдичә һ. б. барысы да – авыл кешеләре, авылның асылын, әхлагын, милли йөзен хасил итүчеләр. Бер яктан, повестьның кереш (пролог) өлешендә язучы әлеге кешеләрнең көнкүрешен, тормыш итү рәвешен, Франциядә, Кипрда йөргәндә күргәннәренең элек-электән татар авылына хас билгеләр булуын ассызыклап, гомумкешелек тарихи барышы кысаларына куя. «Кереш сүз»не йомгаклап