– Уһу-һуй! – дип йөрәкләрне тетрәтә.
Бервакыт төн уртасында бүре улаган тавышка уяндылар. Олы малайлар, бер-берсенә дәшеп, урыннарыннан тордылар. Гыйззәтуллин шалашның түрендә җиргә сеңде. Нәрсә булыр? Куркак булып та каласы килми иде. Олыракларга ияреп ул да чыкты. Күк йөзен болыт каплаган, күзгә төртсәң күренмәслек. Яңгыр исе килә. Атлар пошкыра-пошкыра йөренәләр, ләкин куркынмаганнар, үлән мекердәтәләр. Ләкин теге тавыш… Ул тавыш җанны өшетә. Егетләр сүнеп барган учактан бер-ике кисәү алалар да куелыкка кереп китәләр. Гыйззәтуллин ут янында кала. Бервакыт куелыкта көлгән тавыш. Урманчы Гәрәй икән. Якында гына печәнчеләр кунып ята иде. Алар арасында Хәят тә бар, Гәрәй белән алар бик дус дип сөйлиләр иде. Гәрәй кайбер төнне Хәят белән күрешергә дип килә дә, алдан сөйләшенгән буенча, бүре төсле улый. Атлар шуңа күрә үлән мекердәткәннәр икән…
Бүрегә кагылышлы әллә никадәр хәвефле хәлләр ишетеп үсте Гыйззәтуллин. Бер авылның, имеш, ике малай яз көне бүре оясының эзенә төшкәннәр. Капчык алып урманга киткәннәр. Ана бүренең ауга чыгып киткәнен саклап торганнар да, олырагы, энесен сакта калдырып, ояга кереп киткән. Тыныч кына бүре балаларын капчыгына тутырып ята икән бу. Ана бүре кайтып җиткән. Кечкенә энесе кычкырырга курыккан, ә бүре, гадәт буенча, арты белән шуышып, оясына кереп киткән. Бүре койрыгы аркасына кагылгач, теге малай, үзенең артыннан энесе кергән дип белеп:
– Кермә дип әйттем ич мин сиңа! – дип кычкырып җибәргән.
Бүре, имеш, куркуыннан ояның авызын җимереп чыгып чапкан…
Гыйззәтуллин яшь чакта урманда аю да булган, һәрхәлдә, алар урамындагы бер колаклы Әхмәтша карт дигән кеше шулай сөйли. Имеш, бервакыт урманда Әхмәтша карт, ауган агач өстендә ике аю баласының уйнап йөрүен күреп, иссез-акылсыз булып торган. Үзләре түгәрәк, үзләре сөйкемле, үзләре аңгыра сыман, ди, мер-мер �