М. Мәһдиевнең иҗат мирасында ике сәхнә әсәре, прозасы кебек үк, югары сәнгать дәрәҗәсендә образлы тел белән язылган юлъязмалар, мемуар, хатирә-истәлек характерындагы әсәрләр дә байтак.
М. Мәһдиев – әдәби иҗат эшчәнлеген әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе булып башлаган әдип. Аспирантурада укыган елларында ук ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни-тарихи өйрәнү мәсьәләләре белән җитди кызыксынып китә: республика матбугатында шул юнәлешләрдә күп мәкаләләр бастыра. Аларны татар яңарышын әзерләгән, фикри күтәрелешкә зур өлеш керткән шәхесләребез тарихы дип тә карарга мөмкин булыр иде. Әлеге шәхесләр исемлегендә «алтын чор»ны күзаллаган һәм якынайткан Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Баязитовлар бар. ХХ гасыр башы күтәрелешенең үзәгендә кайнаган Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Коләхмәтев һ. б. күпләгән шәхесләр тормышы һәм язмышы холык-фигыльләре, эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары берлегендә калка. Татар фәне һәм мәдәниятенең «йөзек кашлары» – Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәтиләр һ. б. эшчәнлеге, җентекле анализланып, югары бәя алган. Милли тарихта якты эз калдырган башка милләт кешеләре – татар мәгърифәтенә, мәдәниятенә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы И. Н. Харитонов, адвокат А. Г. Бать кебекләр дә олы рәхмәт хисләре белән искә төшерелә9.
Мондый язмаларны гади укучыга кызыклы, мавыктыргыч форма табып җиткерүне фәндә «көнитеш тарихы» (история повседневности) дип йөртәләр. ХХ гасырның икенче яртысында Европа илләрендә (Франция, Алмания, Англия) мәйданга чыккан, Ф. Бродель, «Анналлар мәктәбе» (Ж. Ле. Гофф, Р. Шартье), Россиядә Ю. М. Лотманның аерым хезмәтләре белән танылган