Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03755-6
Скачать книгу
әсәрнең сугыш чоры балалары тормышын гомумиләштереп бәяләү максаты белән язылганлыгын тагын бер тапкыр ассызыклый. Әлеге буынга хас төп билгене дә язучы шушы зур булмаган йомгаклау өлешендә әйтеп бирә: «Авыр, кырыс юллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, әйе, хәтерлим. Левинсон ни өчен алга барган? Отряды тар-мар килгәч тә өметен җуймаган. Урман караңгылыгыннан чыккач, ул алдында якты дөнья күргән. Кешеләрне күргән. Елаудан туктаган. «Нужно было жить и исполнять свои обязанности». Шулай. Безгә дә яшәргә һәм үз бурычыңны үтәргә кирәк иде».

      Шулай итеп, М. Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары» повесте белән авыр сугыш елларында тылда калганнарның да, үсеп килүче яшьләрнең дә үз бурычларын лаеклы үтәп чыгулары турында сөйли. Әсәрнең форма үзенчәлекләре, барыннан да элек композициясе һәм хикәяләү рәвеше, татар әдәбиятында тарихи вакытны, тормыш-көнитешне иҗади тергезүнең өр-яңа юлларын ача.

      1971 елда М. Мәһдиев әлеге структураны саклап язылган, әмма үзәкне тәшкил иткән сюжет ачыграк күренеп торган «Кеше китә – җыры кала» повестен төгәлли, аны «Казан утлары» журналында бастырырга әзерлиләр. Көтмәгәндә партия органнарыннан «Бу әсәрне журналдан алырга!» дигән боерык төшә. Әсәр бары тик 1978 елда гына дөнья күрә.

      Повестьтагы вакыйгалар өч буынны берләштергән нәсел – «Шәяхмәтләр нәселе» тарихы тирәсенә туплана, ләкин Шәяхмәт, Хәкимулла һәм Нәриман язмышы аларның тирә-юнендәге бик күпләрнең тормышын колачлый. Бу киң колачлылык әсәрдә сугыш алды, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар татар авылының көнкүрешен бөтен ваклыкларында тергезергә мөмкинлек бирә. Сугыш исә кешеләрне ике капма-каршы чиккә аерып сынауга әверелә: үзен кайгыртучылар һәм башкалар белән уртак гамьдә яшәүчеләр алар. Соңгылары – үзеннән соң якты эз калдыручылар – тормышның тоткалары, андагы гармонияне саклаучылар булып аңлашыла.

      Әсәр сугыш вакытындагы гади кешеләрнең тормышы турында моңа кадәр әдәбият кагылырга базмаган күп кенә якларны ача, аларны аерым геройлар язмышына бәйли. Шундый мәсьәләләрнең берсе – чор таләп иткән җаваплылык, аның гаять кырыс һәм кешелексез законнар дәрәҗәсенә җиткерелүе. Бу мәсьәләне язучы прокурор Улибаева образы белән бәйле ярдәмче сюжет сызыгында ача.

      Сугыш чорында, авыллардагы хезмәтне һәм көндәлек тормышны каты тәртиптә тоту өчен, һәр авыл-колхозда күзәтүчеләр эшли. Повестьта сурәтләнгән Кара Чыршы авылына мондый вәкил итеп прокурор Улибаева җибәрелә. Язучы бу хатынны гаять таләпчән, каты күңелле, кырыс итеп сурәтли. Колхоз җитәкчесе уйларында «агач мәчет өстендә таш манара булды» дип бәяләнүе әлеге вәкилнең авыл өчен күтәрә алмас йөккә әйләнүен билгели.

      Улибаеваның таләпчәнлеге берничә вакыйгада күрсәтелә. Беренчесе, аннан яшереп, танк ярдәмендә җирне сөрү, кул белән чәчү вакыйгасы булса, икенчесе – прокурор хатынның, авыл кешеләре эш эшләү урынына дога кылырга йөри дип, «Чуар бабай кабере» дип аталган изге саналучы ялгыз каберне җимерә