Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
тәрәзәсен ачты да патефонны борды. Кәшфи үз өйләренә якынлашканда, тәрәзәдән тантаналы җыр бәреп тора иде:

      Әрләнсен лә дошман,

      Шатлансыннар дуслар

      Өзелеп чыккан данлы җырлардан…

      III

      Кәшфи белән Ахиярга повестка нәкъ бер көнне килде.

      Кәшфи расчёт алырга МТСка китте. МТС ишегалдындагы гудок трубасы әллә каян күренеп тора. Бу труба иртәнге сигезгә, көндезге уникегә, бергә, кичке алтыга гудок бирә иде. МТС мастерскоенда эшләүчеләр моңа инде ияләнгәннәр, көйләнгәннәр иде. Әмма райкомның яңа секретаре моңа чик куйды, колхозчыларны бозасыз, колхозчы сәгатьләп эшли алмый, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү гудокка корыла алмый, диде. Бичара гудок! Ике-өч ай буе дәшмичә ятим булып утырды да егерме икенче июнь көнне төш вакытында, өзелеп-өзелеп, ярты сәгатьләр чамасы елады. Аның тавышы Гәр Хуторга да ишетелде, һәм унике йортлы авыл халкы гудокка кушылып яшь түкте.

      …Йөрәккә якын МТС коридоры. Шыгырдавыклы яссы идәннәр. Бөтен җирдә автол, солидол, керосин исе килә. Стенада бер транспарант: анда, кызыл ситсыны рамга тарттырып, акбур белән язганнар: «Башка милләтне изгән милләт үзе беркайчан да азат була алмый». Маркс. Кәшфи моны ничә ел инде аңлый алмый. Нигә ул МТС коридорына? Кәшфи ничә ел инде рус трактористлары белән бер бригадада эшли. МТС бригадаларында күпме татар булса, шуның хәтле рус. Хәтта икеме-өчме керәшен дә бар бугай. Әле бер-икесен ар дип тә йөртәләр, алай да булыр. Гәр Хуторның каен урманын ике-өч чакрым кичсәң, удмурт авыллары башлана. Нигә бу сүзләр? Кем кемне изсен безнең илдә?

      МТС кассиры Кәшфигә шактый акча тоттырды. Кәшфи санамады. Әллә йөз илле сум ук инде? Аны, тракторист булганы өчен, бронь биреп менә бер ел инде хәрби хезмәттән азат итеп торалар иде. Кәшфи бу халәттән риза иде, броньне юкка-барга, килде-киттегә генә бирмиләр. Димәк, ул – кирәкле кеше. Әгәр инде маршал Тимошенко үзе рөхсәт иткән икән, Гәр Хутор егете Кәшфи Габделбарыев әлегә үзенең корыч айгыры белән илгә икмәк җитештереп торсын, Ватан чикләрен без әлегә аннан башка да саклый алабыз дигән икән, димәк, Кәшфи монда кирәк. Ә менә бүген аңа әйттеләр: син – тегендә кирәк. Тракторист – ноль бөтен йөздән җитмеш бишкә әзер танкист инде ул.

      Һәм ул кичне Кәшфи бер ычкынып алды. Бичараның үз гомерендә портвейннан башканы авызына алганы юк иде. Кайтты, акчасын әти-әнисенә бирде дә күз алларында бер кара унлыкны кире алды.

      – Монысы – гүләйткә, – диде һәм кызу-кызу өеннән чыгып китте.

      Әтисе дә, әнисе дә күз яше белән юл хәстәрен күрәләр, ризык әзерлиләр иде.

      Ахияр, ни йомыш беләндер, Ташлытауга киткән булып чыкты. Ике «Перцовка»ны чалбар кесәсенә тыккан килеш, Кәшфи унбер йортны да йөреп чыкты. Утырып эчәрлек бер кеше тапмады. Кызу-кызу урам буйлап йөренгәләде дә, авыл уртасындагы кое бурасы өстенә утырып, бер шешәнең яртысын авызыннан гына эчеп куйды. Әтисе – «Бар» тоткан кеше – гомер буе әйтә килде югыйсә, шешә авызыннан эчкән кеше харап була, ул бик каты исерә, дип сөйли иде. Әмма Кәшфигә күңелле булып китте. Шунда