Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03758-7
Скачать книгу
авылны дер селкетеп, бер тәүлектән соң китеп барды. Егетләр, малайлар арасында кәлинвал, карбюратор, эсвичә, магнето, радиатор дигән нәкъ биш сүз Кәшфи истәлеге буларак отылып калынды.

      II

      Май аеның кояшлы бер көнендә, Ташлытау МТСыннан Гәр Хуторга билгеләнгән «НАТИ» тракторына утырып, авылга Кәшфи кайтып төште. Трактор дөнья селкетеп урамнан узды да, Габделбарый агайның тавык үләне баскан капка төбенә килеп, кинәт туктап калды. Әтәчләр куркыныч команда бирделәр, тавык халкы, кыраклап, бәрәңге бакчасына тайды, этләр капка астыннан гына торып гайрәт чәчеп алдылар. Кәшфинең әти-әнисе ишегалдында йөгерештеләр, Габделбарый агай хәтта, түр тәрәзәне ачып, тәрәзә төбенә патефон китереп куйды. Андыйның рәтен белә торган кеше шул! Трактор двигателенең лепелдәгәненә пластинкадан җыр кушылды:

      Әрләнсен лә дошман,

      Шатлансыннар дуслар

      Өзелеп чыккан безнең җырлардан.

      Кәшфи, «НАТИ»ның рулен тоткан килеш, горур кыяфәттә утырды. Төшмәде. Әле трактор тирәсендә бала-чага гына иде. Бераздан олылар җыелды. Кеше шактый җыелгач кына, Кәшфи тракторын сүндерде һәм өстә утырган килеш сөйләп китте:

      – Юк, крәчин мае гына җитми. Аңа әле аптул (автол) да кирәк. Крәчин маен аптул белән бутыйсың (бөтен халык әсәренеп, куркынып, күрше Чулак Абдулга карап алды, ул да трактор каршында тора иде). Шул аптул кушкач кына, ягулык була ул. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, крәчин үзе генә булганда, цилиндрның поршеннары бер-берсенә ышкылып, ашалып бетәрләр иде, и һәм дә, зазор ясалып, трактор бөтенләй эштән чыгар иде. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, аптулны кушып яндырганда (халык яңадан дерт итеп Чулак Абдулга карап ала) экономия дә була, и һәм дә трактор поршеннарына да йомшакка килә. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки…

      …Трактор көн-төн эшләде. Басу түрендә берөзлексез гөрелте торды. Март-апрель айларында колхозда бик күп атлар кырылган ел иде ул. Язга бик ябык чыктылар да ташу вакытында күтәрәмгә калдылар. «Ат күтәрү» дигән яңа мәшәкать барлыкка килде. Яткан атны торгызып, корсак астына ызма3 тыгып, күтәреп асып куялар. Әмма ачлыктан йөгенгән атны ызма гына коткармый. Ат бер йөгенсә, алга бара алмый, үлә. Шулай атлар кырылды. Ташлытау юлындагы бер коры елгага ат үләксәсе ташыдылар. Үләт зираты дип аталган ул урында апрель аеның күген козгын, карга басты. Тегендә дә, монда да, тау булып күпереп, ат гәүдәсе ята иде. Авыл халкы шомга төште. Узган-барганда карап торалар иде: козгын атның яңагына куна да артка чүгә һәм, кинәт алга түнеп, күзен чукый. Иң беренче эш итеп күзен ала. Шуны тәмләп ашагач, мактанган сыман, «Коңкъ! Коңкъ!» итеп аваз сала, бу тавыш, җилсез көнне авылга ишетелеп, җанны өшетә иде.

      Трактор боларны оныттырды. Кәшфи көндезге сменада эшләгән көннәрдә, кичләрен алар капка төбендә кечкенә генә җыен була иде. Габделбарый абзый андый кичләрне бәхетенә чыдый алмыйча тәрәзәсен ача, патефонын бора һәм пластинка куя иде. Тәрәзәдән кичке урамга моң сибелә. Ул була йә Галия Кайбицкая моңы, йә Фәйзулла Туишев кына уйный ала торган «Кәләү Гайшә», йә булмаса «Урамда буран»… Ә Кәшфи сөйли. Әллә ниләр


<p>3</p>

Ызма (русчасы подбрюшник) – брезенттан ясалган җиде-сигез сантиметр киңлегендәге тасма.