…Көтү кайтыр алдыннан гына «НАТИ» төчкереп җибәрде, Кәшфи йөгеренде: тракторның бер алдына, биш артына төште. «НАТИ» аның саен ышанычлырак гөрелди иде. Габделбарый агай йөгереп килеп җитте: кулында һаман теге ашъяулыкка төрелгән савыт белән аш иде. Кәшфи, йөгереп йөрешли, елмаеп, әтисенең ашъяулыгын кире какты һәм, председатель янына барып, «Пушки» пачкасыннан берне алды. Әтисе барында Кәшфинең мондый хәрәкәте әлегә беренче тапкыры иде… Әмма әтисе бәхетле иде.
«НАТИ» өстенә менеп атлангач, Кәшфи кечкенә генә нотык тотты:
– Менә кырык ат көчле шушы машина бүген көне буе тик торды. Ни өченме дисез? Аның өчен чөнки, машина ул бик нәзберек. Сез карамагыз, шту ул кара майлы тимердән тора дип. И һәм авыр, тупас дип. Ул, аның өчен чөнки, гел кеше организмы кебек. Менә аның карбюратырыннан ягулык килә торган каналы бар. Диаметры бер миллиметр. И һәм шунда бер арпа кылчыгы кергән. Ничәмә-ничә тонна авырлыгындагы, кырык ат көчле шушы куәт иясен әнә шул бер кылчык көне буе эшләтмичә тотып торды. Аның өчен чөнки, кеше организмы да шулай: күзеңә арпа кылчыгы керсен әле. Эшчеме син? Синнән ул көнне тулык бармы?
Кәшфи ул кичне, шәһәр алган полководец ролендә, капка төбендә чыгыш ясады:
– Шул арпа кылчыгын тапмасаммы? Һи-и-и… Ничә ат көче ул, белдегезме? Тракторның холкы – нәкъ кеше холкы. Әнә Мәтәскә Гаптери. Быел «ХТЗ»да эшли. Подшипникларын каты тарткан. Белем җитмәгән. Кабыза алмый. Алдан әйләндергән вакытта, руль кирегә сугып нишләтте? Сул кулын шартлатып сындырды. Главный инженер әйтә: подшипникларын шулкадәр каты тарттырган, ди, әгәр кулына тимичә, башына суккан булса, малаеңа ясин укытасы булыр иде, ди. Аның өчен чөнки, тракторны