X. Искәндәревнең шуннан соңгы биографиясендә ак таплар бар. КУТВдан студентлар кугач (ихтимал, «учредилка»ны хәтерләптер), ул кайда эшләгән? Һәрхәлдә, Бөек Ватан сугышы башлангачмы икән, ул Татарстанга кайта һәм Арчадан урман эченә – Үрнәк посёлогына күчерелгән педучилищеда укыта башлый. Хатыны – Нина Яковлевна дип истә калган – рус теле һәм әдәбияты укыта иде.
III
Хәзер мин, өлкән журналист Хәбиб ага Зәйнинең миңа язган мәгълүматларыннан китеп (дөрес, М. Гафури, Г. Ибраһимов, С. Кудаш, И. Рәми материалларын да файдаландым), үзем күргәнне, үзем белгәнне язам. Мин бу училищега 1944 елның 1 октябрендә килдем. Аңарчы анда бертуган апам укый иде. Ул сөйли иде: 1944 елның 1 гыйнварыннан Интернационал урынына яңа гимн кертелгәч, училищедагы рус теле, әдәбияты дәресләрендә шул гимн текстын ятлауны программага керткәннәр. Хәлим Искәндәрев кыш буе һәр дәресен хор белән шуны укытып башлый торган булган. Кайвакытта аерым укучыны такта янына бастырып укыткан, билге куйган. Аның кулында укыган бер төркем студентларның сәләтен ул аерып алган: болар Арча районының данлыклы Сеҗе һәм шуның базасында үсеп киткән Сикертән мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр булган. Ул арада Сикертән җидееллык мәктәбен гел «биш»кә генә тәмамлап (хәер, бер «дүрт»лем бар), сынаусыз гына Хәлим Искәндәрев «кулына» мин дә барып кердем. Беренче дәрестә үк минем русчамның башкалар белән чагыштырганда әйбәтрәк икәнен чамалап алды да кайсы мәктәптән икәнемне сорады.
– Из Сикертанской школы, – дидем мин.
Шунда ул, күзлеген салып, тәрәзәгә таба борылды да татарча болай диде:
– Нинди мәктәпләр ул Сеҗе белән Сикертән, кемнәр укыта анда рус телен? – дип уйга калды. Аннан әйтте: – Бог даст, доживу до лета, пойду посмотрю, что это за школа. А речка у вас есть, рыбачить можно?
Мин Сикертән авылы аркылы Кесмәс елгасы акканын әйттем.
Алдагы дәресләрдә ул, күпме генә кул күтәрсәм дә, миннән сирәк сорады.
«Минем бурыч тегеләр («слабыйлар») белән эшләү, син миңа иң актык чутта гына ярдәм итәрсең», – дип әйтә иде. Шунда мин зур ихтирам белән Сикертән мәктәбендә үземне рус теленә өйрәткән укытучыларымны – өч бәхетсезне – тирән сагыш белән искә ала идем. Бишенче класста безне рус теленнән Җүәйрә Хәлилова дигән Казан кызы укытты. Зоя Хәлиловна дип йөртә идек. Чибәр, кап-кара ике озын толымлы, юеш кара карлыган төсле зур күзле. Бөтенебез, малайлар, аңа гашыйк. Бөтен өйрәнгәнебез – рус теле, рус әдәбияты. Татар әдәбиятының бер кызыгы юк, анда гел хәерчелек, фәкыйрьлек турында М. Гафури әсәрләре. Ә монда Бэла, Казбич, Азамат…