Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03759-4
Скачать книгу
исәбе, караңгы төшкәч, бер хуторга кереп бакча талау икән…

      Мин малай вакытта бер-ике тапкыр кеше бакчасына кердем. Анда да кирәклектән түгел, малайлардан аерылмас өчен генә. Бакча басу дигән нәрсәгә нәфрәтем, гомумән, көчле. Чөнки әти шуның белән иза чикте. Авылда бер безнең генә алма, чия, карлыган бакчасы бар иде һәм утызынчы елларда, әти инде совет власте тарафыннан каһәрләнә башлагач, төннәрен авыл малайлары, егетләре алмагачларыбызны бик таладылар. Алмасын кызганган юк, әмма ботагын сындырганга әти бик рәнҗи иде…

      Шуңа күрә кара кичтә безнең машина бер хутор артына килеп туктагач, малайларга җиргә коелырга команда бирелгәч, мин машина өстендә калдым. Ерак булмаган бер хуторда ачыргаланып эт өрә иде. Малайлар, әлеге хуҗалык командасы егетләренең кушуы буенча, койма аша бер бакчага керделәр. Шатыр-шотыр йөгерешә, сындыра башладылар. Мышкылдау, мырылдау, ашыгу-кабалану. Алмагач ботаклары шарт та шорт килде. Карале, нинди төньяктагы Латвиядә алма үсә икән. Мин шуларны уйлап, кузовта басып торам. Диңгез ягында – гөрс-гөрс иткән шомлы тавышлар. Учение булгандыр, дип уйлыйм хәзер.

      Менә хуторда чинап эт өреп җибәрде, менә алмагачлар арасында кинәт кенә утлы тәрәзәләр күренде, хуҗалар, димәк, ут кабыздылар. Менә йорт тирәсендә хатын-кыз тавышы ишетелде, безнең малайлар да алмагач ботакларын ашыгыбрак сындыра башладылар. Фонарь яктысы күренде, малайлар койма аша берәм-берәм сикерештеләр, эт чинады да чинады. Хуторда, күрәсең, ир кеше әле эштән кайтмаган, бары тик хатын-кыз гына чырылдашты. Иң нык шаулаганы – әби иде, тавышыннан чамаладым. Ул елый-елый безне каргады. Сүзләре менә болайрак иде:

      – Башыгыз бетсен, урыс фашистлары, бандитлар, тамагыгызга аркылы килсен минем алмаларым, – ул, русчаны шактый ватса да, кирәген иркен әйтә иде, – муеныгыз сынсын, дөмегегез, фашистлар! Оһ-һо-һо! Сезгә мин карчыкның каргышы төшсен! – Карчык шашынып елый иде, безнең машина инде газ бирде. Карчыкның безгә ишетелгән соңгы сүзләре шул булды: – Ой, Ходай кушып үзебезнең Ульманис кайтса! Арт сабагыгызны укытыр иде безнең Ульманис сез хәерчеләрнең! Бетле бандитлар! Оһ-һо-һо… Уһ-һу-һу… Башыгыз бетсен! Кайтыр, кайтыр әле, Алла кушса, безнең Ульманисыбыз…2

      Машина, Паланга-Лиепаяның бетон асфальтыннан җан-фәрманга чабарга дип, инде газ арттырып ята иде.

      Менә шулай без Пётр I ачкан тәрәзәгә килеп кердек. Ә мин, икенче көнне хәрби кием кигәч, таныш кызыма хат язган булам: Европага тәрәзә булган Балтыйк диңгезе буйларыннан кайнар сәлам…

      Лиепаяны, Риганы мин яраттым. Әтием патша армиясендә Вильнода (Вильнюс) хезмәт иткән, гомере буе Вильноны мактап, яшьлеген сагынып яшәде. Латвияне мин дә яраттым. 1952 елда, ялга кайтканда, беренче тапкыр Рига ресторанына кердек. Шаккаттык. Менә нәрсә өчен: иң беренчесе – залда хезмәт күрсәтүчеләр – ирләр. Ак курткадан, ак күлмәк һәм… кара «бабочка». Бу булды – бер. Икенчесе – безне кешегә санап олылап каршы алдылар. Ялга кайтабыз, без инде «бывалый»лар, шулай да өчебез дә авыл малае икәнбез. Өчебез өч хәрби частьтан, берсе – Кировоград өлкәсе малае, икенчесе – Куйбышев өлкәсеннән. Официант,


<p>2</p>

1640 елга кадәрге Латвия президенты. Себердә агроном булып хезмәт итә, дип сөйлиләр иде безгә.