Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03759-4
Скачать книгу
билгесе юкка чыга, ә ни өчен пятьдесят дигәндә уртада кала? Боларны без ай буе өйрәндек кебек, һәм мин, почта переводлары алганда, саклык кассасына ордер язганда, бу мәсьәләдә бер хата да җибәрмим, саннарны язганда, минем җилкәм аркылы бөек педагог Хәлим Искәндәрев елмаеп, сынап миңа карап тора сыман.

      8. Татарлар хатын-кыз исемнәрен алты килештә дә төрләндерәләр. Зәйнәп, Зәйнәпнең, Зәйнәпкә… Руста исә тартыкка беткән хатын-кыз исемнәрен төрләндерергә ярамый. «Мы вместе с Зайнабом» дип сөйләсәң, руслар көләчәкләр. Моны мин гомергә җитәрлек итеп сеңдереп калдым һәм университетның төрле җыелышларында байтак татар галимнәренең хатын-кыз исемнәрен (тартыкка беткәннәрен) рәхәтләнеп төрләндереп сөйләгәннәрен тыңлап, алар өчен оялып, тагы да остазыма рәхмәт укып утыра идем. Тукай ничек ди?

      Әгәр, хәлфә, мин дә шулай надан булсам,

      Синнән гыйлем алалмыйча калган булсам…

      Шөкер, мондый хаталардан мин азат. Әмма рус телен бик яхшы, иркен беләм дип әйтергә һич хакым юк. X. Искәндәрев сөйли: «Татарда «мин Шәриф Камалга кереп чыктым әле» дип сөйлиләр, исем төрләнми, соңгысы гына төрләнә. Руста исә барысы да төрләнә: «Я знаком с Михаилом Александровичем Шолоховым».

      Күп еллар узгач, телевизордан карыйм, тыңлыйм һәм остазым искә төшә. Анда, трибунада, Казахстан лидеры Д. Ә. Кунаев сөйли, орып та бирми:

      – Мы на днях с Леонид Ильич Брежневым…

      Димәш агай, димәк, Хәлим Искәндәрев мәктәбен узмаган…

      9. Татар өчен иң кыен сан – ике. Русча моны кулланганда, зур белем кирәк. Мәсәлән, татарда ике ир кеше, ике хатын-кыз дип әйтелә. Руста исә башкача: двое мужчин, две женщины. Әйберләргә карата да эш бик катлаулы, йә, әйтеп карагыз әле русча ике кайчы, ике чалбар дип. Ике стакан, ике кашык ничек булыр? Анекдот сөйли: «Бер татар ашханәгә кергән. Тыңлап утыра: кешеләр две каши, один борщ, одни щи, три стакана чая сорыйлар, моның нибары ике стакан чәй эчәсе бар. Ничек әйтергә?.. «Два стакана»мы, «две стакана»мы? Татар, әгәр телне белмәсә, хәйләгә керешә. Бу – электән килгән. Официантка аның янына килгәч, татар агай болай ди:

      – Три стакана чая, один унесите обратно…»

      10. Татар «ул өйдә юк», «анда җиләк юк» дип сөйләшә. Руста нет сүзе бары тик родительный падежны гына сорый. «Он дома нет», «там ягода нет» дисәң бик көлке чыга. Кирәк: его дома нет; там ягоды нет. «Нет»ка өч-дүрт дәрес китә.

      11. Ниһаять, тагы бер кыенлык: гвоздь, дождь, кисель – барысы да нечкәлек билгесенә бетә. Тень, соль, моль, ночь – шулай ук. Ләкин чыгыш килешендә болар башкача төрләнәләр: гвоздём, дождём, киселём; ләкин: тенью, солью, ночью, молью. Боларны ничек бутамаска?

      – Боларны родительный падежга куеп карасагыз, алар үзләре үк «мин фәлән родтан» дип кычкырып торалар, – ди остаз.

      Нет гвоздя.

      Нет дождя.

      Нет киселя.

      Тегеләре исә «женский род» икән. Чөнки әлеге килештә авазларның үз таләпләре буенча үзеннән-үзе яңгырап тора:

      Нет соли.

      Нет тени.

      Нет моли һ. б.

      12. Татарның үзендә род төшенчәсе булмавы, әлбәттә, рус телен өйрәнүне кыенлаштыра. «А», «я» авазларына