чыгара. Заемны шул карар чыккан көннән соң гына җыя башларга тиешләр. Әмма Сталин режимында бөтен эш ялганга корылган. Заемны февраль аенда кыздыра башлап, март-апрельдә инде хезмәт халкының канын эчүгә күчәләр. Халык кан-яшь җылый. Салкын, юеш көннәрдә ач балаларын күлмәкчән генә мәктәпкә озата, итен, сөтен, йомыркасын, йонын, актык онын базарда сатып, заем акчасын түли. Апрель ае – тәмуг ае. И, аннан соң, карар чыккан көнне, китә «шатлыклы» митинглар, заем чыгарган өчен, иптәш Сталинга рәхмәтләр… Җиденче май газетасында инде заемның карардагы саныннан бер ярым, ике миллиардка артыграк сатылганы турында урыннардан бәхетле рапортлар күренә. Абый һәм иптәше апрельнең салкын бер көнендә заемга җыелган 386 мең сум акчаны агач ящикка шыплап тутырып, районның полуторкасына төяп, Арча банкына тапшырырга дип, юлга чыкканнар. Әмма Чокырча разъездына килеп җитәрәк, машина сазга баткан һәм «капитально» утырган. Буксовать итеп ята торгач, кич җиткән. Өмет киселгән, һәм алар, ике фронтовик, ящиктагы акчаны солдат гимнастёркасына бушатып, караңгы бозлы төндә җәяүләп, Чокырча разъездына килгәннәр. Анда, салкын бүлмәдә (дүрт кеше сыярлык), шул байлыкны саклап, юештә күшегеп, Киров – Казан поездын көткәннәр. Ул килгәч, теге капчыкны күтәреп вагонга кергәннәр. Вагон тамбурында басып торганнар, капчыкны күтәреп Арчага менгәннәр һәм арган, туңган көе безнең бетле бүлмәгә кергәннәр. Бүлмә – унсигез малай йоклаган бүлмә – Чокырча разъездыннан җылырак. Минем караватка ятып йокламаулары беттән курку гына түгел, дәүләт акчасын саклаулары да булган икән фронтовикларның.
Ашханәдә шуны сөйләгәндә, мин фронтовикларның тыйнаклыгына, батырлыгына шаккатып утырдым. Абыйның иптәше, солдат гимнастёркасына акча тутырган Мостафин әйтә:
– И энекәш, – ди, – акчаны банкка тапшырып чыккач, исән калуыбызга шатланып чалбар кесәсе төбеннән «ТТ»ымны (пистолет) алдым да банк янындагы тополь башына төбәп, бер атып карамакчы булдым. Шундый зур сумманы дәүләткә тапшыргач, мине кем гаеп итә ала? Һәм… шаккаттым. Пистолетым бит бөтенләй эшләми икән, чакмасы бәрми икән. Менә без, шуңа ышанып, Чокырча басуында 386 мең акча белән калганбыз, вокзалларда йөргәнбез…
…Мин ул көнне дәрескә кермәдем, абыйлар иркенләп безнең торган бүлмәне кабат кереп өйрәнделәр, мендәр тышлыгына җыелган «колония»ләрне күзәтеп шаккаттылар.
Мин бит әле Искәндәрев турында яза идем, «Боларның әлеге хәлгә ни катнашы бар?» диеп сорар укучы.
– Әкрен кирәк, ипләп кирәк, – диләр керәшеннәр. Моңа, бу хәлләргә Хәлим аганың турыдан-туры катнашы бар.
Ике фронтовик безнең мендәрләрдәге бетләр колониясен күреп киткәннәр дә уйга калганнар: сугыш беткәнгә ел ярым, без шуның өчен сугыштыкмыни, бу яшь буынны бет ашасын өчен, Прагага, Берлингача барып җиттекмени? Фронтта бит бер солдатта бер бет табылса, хәбәр шундук Генштабка барып җитә, һәм приказ чыга иде.
Һәм минем абый Татарстан мәгариф министрына хат язган (архивтан аны эзләп табу – минем хыялым). Без әле моны белмибез. Менә