Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
буе татарларында шәригать кануннары ул көнне чигенеп торган! Игенчеләр бәйрәме бит ул, дини бәйрәм түгел. Монда яшьләр очрашканнар, күз кысышканнар, бүләкләр алышканнар, җаен туры китереп сөю сүзләрен әйткәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Диннең каты законнары хезмәт халкының бу бәйрәме алдында чигенеп торган…

      …«Дин изүе астында яшәгән татар халкының уен кораллары булмаган. Бердәнбер корал кубыз булган» дип язган кешеләр белән дә килешүе кыен. Тормышта, фактта алай булмаган…

      …Еллар буе татар халкының этнографиясен, фольклорын өйрәнгән рус галимнәренә мөрәҗәгать итик. Казан университеты профессоры Карл Фукс XIX гасыр уртасында Казан тирәсе авылларындагы татар фольклорын өйрәнеп, аларның яраткан музыка кораллары гармун икәнлеген әйтә. Моны башка чыганаклар да раслый. «Казанский телеграф» газетасы, мәсәлән, татарларның Сабан туе турында хәбәр итеп болай яза: «Татары привезли с собой кто скрипку, кто гармошку и каждый, кто как умел, изливал свои чувства на этих незатейливых инструментах. Своеобразная татарская мелодия, заунывные песни и пляски слышались повсюду»3.

      Юк, Сабантуй йоласы, аның җырлары буш урында гына барлыкка килмәгән. Ул җырлар, йолалар гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек көчле, яшәүчән булган. Әнә шуңа күрә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

      Сабантуй гөрләп узган. Чәчәккә күмелгән болынга кыш буе сандыкта сакланган кадерле киемнәрдән нафталин исе таралган, кыш буе аулак өйләрдә җеп эрләгән, киндер сугып бирнә әзерләгән кызлар беренче тапкыр шулай иркенгә чыкканнар, батыр егетләрне күзәткәннәр. Ә егетләр бил алышканнар, ат чабыштырганнар, колгага менгәннәр, бау тартышканнар, чүлмәк сугыш, капчык сугыш уйнаганнар… Гасырлар буе шулай. Ә озын таяклар тоткан аксакаллар – авылның могтәбәр картлары – мәйдан эчендә тәртип саклап йөргәннәр. Хәзер – фән һәм техникада никадәр алга киткәннән соң! – Сабантуй комиссиясе кызыл япкан өстәл янында утыра, председательнең кулында микрофон, велосипедчылар ярышы, волейбол, баскетбол ярышы – ләкин традицияләр яши. Түгәрәк эчендә озын таяклар тотып тәртип саклап йөрүче картлардан башка бер генә Сабан туе да узмый. Моннан биш йөз ел элек, җиде йөз ел элек ничек капчык сугышсалар – әле дә шулай. Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йөгерешсәләр – әле дә шулай. Матур гадәтләр шулай сакланалар. Матур гадәтләр дигәннән, шуларның берсе атка бәйле…

      Ат дигәндә татар халкы нәкъ Дон казагы шикелле. Ат аның гомерлек юлдашы, иптәше, туйдыручысы булган. Татар халкы атка бервакытта да хайван дип карамаган. Ат – ышанычлы терәк. Караңгы төннәрдә кара урманнарны үтәр өчен татар агаена яхшы ат кирәк булган. Ат белән ул сәфәр йөргән, иген иккән, лашман хезмәтенә чыккан – патшага урман кискән. Ат атланып татар агае Пугачёв явына киткән, боярларга каршы көрәшкән…

      Әнә шуңа күрә Сабантуй программасының иң кызык өлеше – ат чабышы. Моңа ун-унбиш яшьлек малайлар катнаша. Чабыш атларын алдан ук әзерлиләр,


<p>3</p>

Казанский телеграф. – 1912. – № 5727.