Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
бауны кисеп алдылар, максудына ирешмәде. Хәзер Уфада ул, безнең собраниедә нинди дә булса бер урында. Мөхәммәдьяр мөфтинең өерле эштән чыккан кешеләрне шунда безнең мәхкәмәи шәргыягә җыюы аның үзенә махсус бик сәер гадәте инде ул».

      Икенче вакыт Бәдретдин мулланың гаризасы буенча, егерме биш-утыз стражник белән Сарапул комиссары килеп, мәдрәсәдә тентү ясыйлар. Габдулланың әтисе өстеннән «ялган акча ясый» дип язып биргән икән. Рус комиссары бөтен мәдрәсәне тентеп берни дә тапмагач, «өебезне карамады да, әткәйдән гафу үтенде вә шул көенчә кайтып китте. Комиссар, тәмәке күргәч: «Бу эшегезне язсам, ничек булыр?» – дигән иде. Әткәй аңар: «Мөфти үзе дә тарта, бернәрсә дә булмас», – дип, аны искят итте». Г. Буби патша чиновникларының бөтен якларын – ришвәтчелеген, куркаклыгын, тупаслыгын сатирикларча күрә һәм көлә белә. Менә бер-ике мисал: Ишми ишан Әгерҗегә килгәч, Г. Бубины аның белән очраштыралар. Очеркларда мондый юллар бар: «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады. Ләкин минем шайтаным аның шайтанына галиб килде, ничек итсә иттем, мин талашмадым, бәлки Ишми ишан белән аны талаштырдым. Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды». Яки суд алдыннан шаһитларны ант иттерү вакытын алыйк. Закон буенча офицерлар, дин әһелләре судта дөресен сөйләү өчен ант итмиләр. Алар – болай да ант эчкән кешеләр. Ишми ишан исә моны белми. «Ишми дә озын чапаны белән тузаннарны себерә-себерә тезләнде, үзе яминле булса да, кеше рәтеннән ант итте. Хокукын белмәгән сәфиһ адәм һәрвакытта шулай була шул». Суд барышын тасвирлаганда Г. Бубиның әдәби осталыгы сокланырлык. «…Моннан соң Ишми керде. Ишектән килеп кергәч тә, һәйәте хакимә алдында тузанлы, нәҗес идәнгә килеп тезләнде. Пристав килеп торгызган иде, ике-өч адым атлап, дәхи тезләнде. Пристав монысында ачуланып торгызды. Ишминең, исәр үгез кебек як-ягына каранарак, «Шәригать, шәригать» дигәне ишетелде». «Жандармский вахмейстер да йөз сум ришвәт алган иде. Төрмәдән чыкдыкымыз соңында анысын сәер иттек: «Судка бирәмез», – дип куркытып, аякларымызга сәҗдә кыйлдырдык, өч йөз сумны тәмам түләттек. Безне хәбес кыйлганда аждаһа кебек йөргән кешенең аякларыбыз астында еланнар кебек бөгәрләнүе әмма кызык, көлке булды соң…»138. Г. Бубиның бу очерклары, әдәби парчалары шул заманның доносчыларын («Милләтенә хыянәт итүчеләр», «Җәдитләргә казылган чокыр» һ. б.), төрмәдәге башбаштаклык, патша администрациясенең бюрократлыгын («Бахмутинның рәсемен алу», «Тәҗрибәле никах», «Коры мәхәббәт», «Ирләр фәхешханәсе» һ. б.) искиткеч ачы сатира уты белән көйдерәләр.

      З. Шаһингәрәевнең «Төрмәләр хатирәсе» дигән очеркларында исә төрмә тыныч манерада тасвирланган. Бу китапта автор тоткыннарның кайберләренә характеристика бирә. Аның камерасындагы тоткыннарның берсе – Габдулла Буби. Автор аның камерада бик тыныч кына әдәби эш белән шөгыльләнеп ятуына сокланып бетә


<p>138</p>

Фәтхиев А. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. 10 нчы чыгарылыш. – Казан, 1962. – 12 б.