Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
җәмгыятебез дә мең тапкыр зурайтылган «Дом-2»га, оятсыз тамашага әверелмәсме?

      Республикада гаилә елы да игълан ителгән иде. Хәтсез генә эшләр эшләнде, төрледән-төрле чаралар үтте. Аларны оештырган, анда катнашкан кешеләр, сүз дә юк, һәртөрле мактауга лаек. Шундый чараларның берсе булган яшь мөслимәләр конкурсында Рәшидә абыстай Исхакыйның әйткән, «ВТ»да язып чыккан сүзләре истә калган: «Булачак аналар тәрбияле булганда гына, ирләребез, балаларыбыз тәрбияле була ала». Әйе, хатын-кызлар нәфислек саклаганда, әхлаклы, ипле булганда гына, бу дөнья матур була ала. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең камиллеге, гаиләнең генә түгел, җәмгыятебезнең сәламәтлеге, хәтта киләчәге алар кулында.

      Табигатьтә һәр җенеснең үз роле. Әгәр тавыклар әтәчкә әйләнеп бетсә, сыерлар барысы да үгезгә әверелсә, башка шундый хәлләр булса, җирдә тормыш та калмас иде. Төрле гермафродитлык, «унисекс гомо сапиенс» ише яңа биологик төрләр – тереклек бетүгә юл ул. Әйдәгез, ирләр – чын ир, хатыннар хатын-кыз, ана, тыйнак һәм сабыр гүзәл затлар булып үз калебебездә калыйк!

2009

      Ирекле мәҗбүри ясак, яки Рәхәт яшәү серләре

      Бу дөньяның гаделсезлеген исбатлап тору урынсыздыр, миңа калса. Ул, ихтимал, беркайчан да гадел була алмас та. Бер акыл иясе: «Бу дөнья, без килгәндә, нинди гаделсез булса, без аны калдырып киткәндә дә ул нәкъ шундый булачак», – дип әйткән бит.

      Нигә гаделсез? Күпчелек шул гаделсезлек белән килешкәнгә, гаделсез ул дөнья. Чөнки кемнәргәдер, билгеле инде, азчылыкка, гаделсезлек бик тә файдалы. Дөнья шулай корылган: шомарган азлар активлык һәм каршылык күрсәтергә иренгән яки күрсәтә белмәгән күпләр җилкәсендә утыра. Кемнәрдер, бик рәхәтләнеп, икенче берәүләр хисабына яшәп ята.

      Барыбыз да белгән Америка дигән ил бар бит инде. Менә шул ил нигә бик яхшы яши дисезме? Яхшы эшләгәнгә генә түгел шул менә. Яртылаш бүтән илләр хисабына көн күргәнлектән, шул калган дөньяның артына тибеп яшиләр алар. Гадиләштереп аңлатканда, менә болайрак: бик очсызга һәм күп итеп төрледән-төрле чимал кертәләр дә шуңардан әзер продукт, ягъни җиһазлар ясап, киредән теге илләргә кыйммәткә сата торалар. Күләмнәр бик зур, җитештерүчәнлек югары булу аркасында, файда триллион сумнар китерә. Һәрдаим продукт җитештереп торыр, артта калмас өчен, фәнне, технологияләрне үстерергә дә онытмыйлар. Астыртын гына үзләре ясаганны башкалар җитештермәсен, калганнар гомерлек чималчы булсын өчен дә, барысын да эшләп, майтарып торалар. Һәм бу хәлләр хәтсездән килә. Шуның аркасында икътисад аларда ифрат та көчле, сәнәгать алга киткән. Акча күп, барысына да җитә килә. «Өченче дөнья»дагы илләрнең хөкүмәтләрен сатып алырга да, төрле «төсле» революцияләр оештырырга да, «тыңлаусызларны» бомбага тотарга да мөмкин. «Кем анда янкиларның рәхәт яшәвенә каршы? Кем комачауларга батырчылык итә? Китерегез әле шуны монда!» Күпләр шым… «Кредитлар кирәкме? Рәхим итегез! Процентларын гына түләгез». Ул процентлардан килгән табыш кына йөзләгән миллиардлар белән үлчәнә. Бик күп