Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
Кушма Штатлары төзиселәре килә. Аларның үзләре мөкиббән киткән АКШның килмешәкләр ватаны икәнен дә, ә бездәге милләтләрнең гомер-гомергә үз тарихи җирләрендә яшәгәннәрен дә аңлыйсылары да, исәпкә аласылары да килми. «Өлкән туганның» зыялылары, билгеле кешеләре арасында да, әйткәнемчә, азчылык халыкларны яклаучылары күренмәде диярлек. Үзебезнең берничә бөртек зыялыбызның тавышы анда барып җитә алмый. Җитсә дә, Мәскәүдә ишетмәячәкләр, мыекларын да селкетмәячәкләр. Ишетсеннәр дисәк, бары ике генә юлны истә тотарга кирәктер: йә таләпләрне язып, алар ишетерлек итеп шаулап алу, йә үз хакимиятебез аша йогынты ясарга тырышу. Тагын шул әлеге дә баягы хакимият инде.

      Урындагы хакимият милли моң-зарларыбызны, сирәк чаң сугуларны ишеткәли, әлбәттә. Әмма аның да һушы бик китми. Кайчакларда «Эт өрә, кәрван бара» принцибында тора. Болгар номерларын саклап калып булмый идеме әллә? Ә милли мәгарифне зурдан кубып якламаска хакимияткә кем комачаулый? Юк шул, «тегеләр» билгеләп куйгач, милләт ягына, аның проблемаларына бер карасалар, Мәскәү ягына биш карап алалар шул.

      Хакимиятнең һәрдаим үз мәнфәгатьләре. Аның бездәгесе дә, Мәскәүдәгесе дә буйсынганны, үзе оештырган тәртипне санлаганны ярата. Буйсындырганда, мавыгып китеп, кайбер чикләрне узып китүен дә абайламый. Шулай тиеш дип уйлый. Хаталарын төртеп күрсәттеңме, тиз генә «халык дошманы»на әйләнүең дә бар. Әйе, бер генә режим да зыялыларның актив булуын өнәми. Хәтта исәпләшкән очракта да. Чөнки актив зыялылар – көч чыганагы. Актив интеллигенциягә халыкны үз артыннан ияртү ихтималы бик югары. Шуны аңлаган башлыклар матди хәле әллә ни булмаган зыялыны үз ягына авыштырудан да тартынмый. Сарай «зыялылары» – партия әдипләре һәм хакимнәр кушканны гына «җырлаучылар». Барча илләрдә-җирләрдәге, дәверләрдәге кебек, безнең милләтне дә читләтеп үтмәгән күренеш бу. Менә бу урында инде сораулар туа. Хакимият кәнфит сузганда, аңа үрелми калу авырмы? Ул кәнфиткә ымсынган, аны алган кешене зыялы дип атап буламы? Әллә «сатылган» зыялы ул инде, гомумән, зыялы түгелме?

      Мин тагын шуны төшенәм: чынлыкка, асыллыкка дәгъвалаган интеллигент беркайчан да меркантиль булырга тиеш түгел. Аның шигаре «Дөнья малы – дуңгыз каны» булганда гына, ул – чын зыялы. Мал, байлык турында баш ваткан кешенең уйлары милләт язмышы тирәсендә бөтерелә алмый. Аңлы эшкуардан әле яхшы меценат чыгарга мөмкин. Тик күрәбез, аңлылык дәрәҗәсенең түбәнлеге бу очракта да үзен сиздерә. Татарда әлегә кадәр яңа бертуган Акчуриннар да, бертуган Хөсәеновлар да күренмиләр.

      Аерым кешене күздә тотып әйтмим, кайбер меркантиль зыялыларыбызның, үзләренең перәнниккә алдануларын яшерергә тырышып, мәгълүмат чараларында яки сүз чыкканда, «Хакимияткә үтмичә, аңа йогынты ясап булмый» дигән кебегрәк аклануларын ишеткәнем бар. Хакимиятләрдә «бишенче колонна» тоту эчне төртеп тишмәс иде, әлбәттә. Тик сез анда кәнәфи билисез икән, әнә Разил Вәлиев кебек эш күрсәтегез…

      «Зыя» сүзе, ялгышмасам, «яктылык» дигәнне аңлата. Ягъни зыялы – яктылык сибүче