Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
бардыр? Әмма шунысы ачык: күкрәге нинди булуга карамастан, мондый хатын-кызның бала табарына, имезеренә, чын ана булырына ышану барыбер кыен. Андый тапшыруны карагач, ирексездән, әлеге ханымнар ир дә, хатын да булмаган урта җенес, ниндидер мутантлар, ахры, дигән шик кала.

      Ярар, мондый күренешләр бер мөгез чыгару, хәзергечә әйтсәк, шоу гына булсын, ди. Ә төрле дөньякүләм ярышларда диск атучы, бер-берсе белән көрәшүче, төптән юан чыккан, төс-кыяфәтендә, рәвешендә хатын-кызлыгы шактый аз булган ирдәүкә туташлар, штангист хатын-кызлар? Гүзәл затка 100 килолы тимер күтәрү ни-нәрсәгә кирәктер? Боларын да үтерсәләр дә аңламыйм.

      Тышкы кыяфәте, физик халәте белән ир-атка тартым хатыннар, бәлки, алай күп тә түгелләрдер. Чын гермафродитлар – табигать ялгышы булган ике җенесле затлар, белүемчә, тагын да азрак. Ә менә тыштан хатын-кыз булып та, үз кыланмышларын бер батырлыкка санап, ир гамәлләре кылырга ашкынган гүзәл затларыбыз ифрат та ишәйде соңгы араларда. Сүз күбрәк шулар турында иде.

Ялгыш сокланганмын…

      «Көчсез» җенес вәкилләренең чалбар киеп йөрүләренә барыбыз да күнектек бугай инде. Анысына бәйләнүче дә калмагандыр хәзер. Ә тәмәкегә тартылу, исерткеч эчемлекләргә битараф булмау, руль артына утырырга, машина йөртергә атлыгып тору каян килә? Офиста кичке сигезгә чаклы эшләп, кичке ашны кафеда ашаучы, гаиләне белмәгән, баланы бакмаган трудоголик хатын-кызлар күпме? Купшы гына киенгән, әмма аягында көчкә басып торган исерек хатынын каяндыр алып кайтып килүче үзе дә кызмача ирне әле кичә генә үзебезнең урамда очраткан идем. Машина дигәннән… Җырчыбыз Салават, бер интервьюсында булса кирәк, «Рулгә утырган хатын-кызларны җенем сөйми», – дигән иде. Шәхсән мин үзем дә шулайрак. Танылган артист Илдар Хәйруллин да, андый гүзәл затларга тискәре мөнәсәбәтен белдереп: «Арты белән парковкадан юлга чыгып маташа, бер кулында телефон, туктаусыз кем беләндер сөйләшә, руль тоткан икенче кулында сигарет, як-ягына да, артына да карамый, башка машиналар аңа әллә бар, әллә юк», – дип зарланды радиодан. Бала табып, иренең ай-ваена карамыйча, баланы аңа калдырып, үзе башы-аягы белән бизнеска чумган, бар хезмәткәрләрен дер селкетеп торган «әби патша» турында да бер танышым бик тәфсилләп һәм ачуы килеп сөйләп торган иде.

      Ни-нәрсә соң болар? Эмансипация, «Сыер дуласа, аттан яман» диләр, шулдыр инде, күрәсең. Мондый «мутация»нең аяныч ягы тагын шунда: бу шаукым, азгынлык дип бәяләрлек мондый кыланмышлар хәзер чикләрне дә, милли традицияләрне дә аямый. Мегаполисларда, олы шәһәрләрдә туып формалаша да, йогышлы чир кебек, тирә-якка тарала. Провинцияләр дә, бераз соңарып булса да, эстафетаны тулысы белән кабул итә киләләр.

      Караңгылы-яктылы шәһәр урамы буйлап җәяүләп кенә эштән кайта идем. Каршыма, нәфис адымнар белән кырт-кырт басып, талчыбыктай зифа буйлы яшь хатын-кыз килә. Чалбардан булса да, йөрешендә яшь ханымнарда гына була торган затлы җиңеллек, күркәм хәрәкәтләр. Якынайган саен, ятышлы матур киемнәре, башлыгы астыннан таралып чыккан ярым бөдрә чәчләре генә түгел, безнең татар