Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
диссидент дәрәҗәсендәгеләрне әйтүем. Шулай дисәк тә, аларның якын үткәндә генә яшәп алган, тоталитар системаны җимерүгә ифрат та зур өлеш керткән А. Солженицын кебек кыя-затлары булды. Таланты белән дә, рух ныклыгы, үҗәтлеге ягыннан да руска гына түгел, татар зыялыларына да үрнәк булырлык Солженицынның бурычлары, максаты башкарак иде – сталинизмның явызлыкларын бөтен дөньяга фаш итү. Аңа милләт исәнлеге, бәйсезлеге өчен зурдан кубып көрәшәсе булмады. Гәрчә, Русиягә кире әйләнеп кайткач, «Сбережение русского народа» дигән милли идея тәкъдим итеп маташса да. Илдәге башка милләтләр язмышына бармак ашарак каравы аның бөеклеген безнең алда шактый түбәнәйтте, әлбәттә. Ләкин Солженицын барыбер егерменче гасырдагы ирек, хөрлек буылган караңгы, авыр елларда рус халкы тудырган бердәнбер дип әйтерлек чын зыялы, биек кыяташ булып калды.

      Әле тагын Лихачёв, Сахаровлар, алда искә алынган Афанасьевлар, башкалар булды. Соңгыларын (Сахаровтан кала), әлбәттә, хәбәрдарлык шаукымы, иреккә юл ачу, авызлык салдыру тудырды. Авызлар яңадан томаланып, хөрлек тагын кысылгач, андыйлар тумый башлады. Бүген Русия милли-сәяси офыгында милләт намусы, хөрлек байрагы булырдай кешеләр, чын демократия, рух өчен корсакларын, тиреләрен аямыйча көрәшүчеләр күренми дисәк, хакыйкатькә хилафлык булмас төсле. Павел Чухрай дигән кинорежиссёр моңа үз аңлатмасын бирә. «Реформалар дигән булып, шулар белән мавыгып, без интеллигенцияне югалттык», – ди ул. «Нефть энәсе» дә үз чиратында барыбыздан да кулланучылар ясады. «Икмәк һәм тамаша». Кибетләр һәм телевизор әлегә моңа мөмкинлек тудырып тора. Ә яшәвебез кәкре көзгеләр арасында. Демократия дә, хокук саклау органнары белән бергә суд системасы да, профсоюзлар да бар сыман. Коррупция белән дә аяусыз көрәш бара. Тик боларның барысына кем генә ышаныр икән? Җәмгыять үз-үзенә, картларына, балаларына да битараф. Ә җәмгыятьтә намус уятырга тиешле кешеләр кастасы – зыялылар – бүген аз.

Асылларыбыз

      Шушы юнәлештә, кабат фикерли-уйлый, мин эчтән генә татарның бүгенге чын зыялыларын санаштыргалыйм. Санаган саен, тагын кемнедер искә төшерәсем, бөекләребезне арттырасым килә, әмма арттыра алмый аптырыйм. Аз, бик аз шул алар, санарга бер кулның бармаклары да җитә.

      Бүген безнең Солженицын югарылыгына омтылган асыл затыбыз – диссидент рангындагы Фәүзия Бәйрәмовабыз бар. Империянең татарга каршы эшләгән явызлыкларын даими фаш итеп килүдә бүген аңа тиңнәр, миңа калса, юк та. Шәхси фидакярлек, батырлык ягыннан алганда да, ул, – хатын-кызларыбызга гына түгел, ирләргә дә үрнәк. Баштагы чордагы кайбер хаталары, әле дә сакланган кискенлекләре белән дә. Кискенлекләр дә кирәктер. Безнең белән бит дүрт гасыр ярым буе беркем дә кәнфитләнмәде. Астылар да, кистеләр дә, чукындырып та тордылар. Без исә һаман юашлана тордык һәм кыска хәтерлерәк булдык. Фәүзия Бәйрәмова безгә элекке дәверләрне һәм якын тарихыбызны кире кайтаруда ифрат та олы эшләр башкарып килә. Шул кайткан тарих белән, көрәшкә багышланган гомере белән батыр ханым үзенә