Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан дәүләт университеты профессоры, русист галим. Аның татар телен өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәте XX гасырның 30 нчы елларында ук дөнья күрә. Әмма хәзерге фәнни җәмәгатьчелеккә аның күбрәк икенче, 1953 елда кирилл әлифбасында басылган нөсхәсе билгеле. Бу басманың редакторы – зур тюрколог галим Н. К. Дмитриев. Редактор үзенең кереш мәкаләсендә В. А. Богородицкий хезмәтенә югары бәя бирә, ул аны төрки телләрне өйрәнүдә башлап чагыштырмалы-тарихи ысулны уңышлы кулланган галим буларак билгели. Тарихи грамматиканы өйрәнү җәһәтеннән бу хезмәттә «Фонетика» бүлеге аеруча әһәмиятле. Татар теленең вокализмын (сузыкларны) һәм консонантизмын (тартыклар системасын) чагыштырмалы ысул белән тикшерүгә багышланган бу бүлектә авазлар башта сыйфатлары, ягъни ясалыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре буенча рус теле авазлары белән чагыштырыла, һәр ике телдәге авазларның типологик юнәлештә уртак һәм үзенчәлекле яклары ачыклана. Галим, мәсәлән, рус һәм татар телендә бары тик ике сузык аваз у һәм и авазларының гына төп билгеләр буенча охшаш булуларын, шулай ук татар телендә а сузыгының, иренләшү төсмереннән тыш, арттарак ясалуын («…имеет более глубокую артикуляцию»), о, ө авазларының бик кыска әйтелешен һәм күтәрелеш буенча рус телендәге
ō авазыннан таррак булуын һ. б. ны билгели. Шунысы әһәмиятле: галим бу нәтиҗәләрен эксперименталь фонетика ысуллары белән дә дәлилли. В. А. Богородицкий хезмәтенең икенче өлеше исә турыдан-туры татар теле авазларын тарихи яссылыкта өйрәнүгә багышланган. Бу юнәлештә татар теле авазлары төрки телләр – төрек, алтай, казах телләре һәм шулай ук чуаш, монгол телләре белән чагыштырыла. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: В. А. Богородицкийның бу хезмәте, татар теленең тарихи грамматикасы буенча беренче гаять җитди хезмәт булу белән бергә, гомумән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә, анда, мәсәлән, төрки телләрнең тартыклар һәм сузыклар системасын чагыштырып өйрәнү, Идел буендагы сузыклар күчеше, төрки телләрдәге монгол телләре белән фонетик уртаклыклар һ. б. мәсьәләләр фәнни югарылыкта анализлана
[5].
Татар теле белемендә XX гасырның 50 нче елларында шулай ук тарихи фонетика мәсьәләләренә багышланган махсус тикшеренүләрдән тел галиме Л. И. Яфаров хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк[6].
Узган гасырның 70 нче елларыннан башлап университетта татар теленең тарихи грамматикасы, гомуми тел тарихы фәненнән аерылып, «Татар теленең тарихи грамматикасы» һәм «Татар әдәби теле тарихы» буларак укытыла башлады. Шул уңайдан һәр ике фән буенча уку-укыту программалары, методик әсбаплар төзелде. Мәсәлән, 1975 елда А. Х. Нуриеваның «Татар теле тарихыннан материаллар» дигән дәреслек-кулланмасы[7] һәм күнегүләр җыентыгы басылып чыкты.
Тел тарихын өйрәнү, гомумән, шул телнең хуҗасы булган халык тарихын өйрәнү өчен дә, әһәмиятле алшарт булып тора. Татар халкы, аның этногенезы, «болгар» мәсьәләсенә бәйле рәвештә, күренекле галим, тел тарихчысы Р. Г. Әхмәтьяновның