Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фагима Хисамова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03368-8
Скачать книгу
ачыклауга нигезләнә. Алдарак искәртелгәнчә, һәр аерым телдә борынгы тел күренешләре һәм тарихи үзгәреш кичергән яңа күренешләр берлектә яши. Мәсәлән, татар телендә бер тамырга караган азақ (азагы) һәм айақ сүзләре кулланыла. Бу сүзләрнең кайсы борынгырак дигән сорау туа. Бу очракта шул ук тарихи аваз тәңгәллекләренә (з – й) мөрәҗәгать итәбез: ийгелек – изгелек.

      Айақ – азақ, димәк, й~з тәңгәллегендә з, һичшиксез, борынгырак. Монда тышкы реконструкция алымын кулланырга да мөмкин: қойо – қузуғ, бийек – бәзүк һ.  б.

      Шулай ук, мәсәлән, татар әдәби телендә һәм диалектларда энә сүзе ике вариантта: инә – энә рәвешендә кулланыла. Бу очракта и авазының борынгырак булуы Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше белән аңлатыла (и > ě).

      Реконструкция алымы ярдәмендә табылган тел берәмлекләре чагыштырмалы-тарихи ысул белән эзләнүләрдә башлангыч санау ноктасы булып тора, һәм алар тел тарихына караган хезмәтләрдә теге яки бу тел берәмлегенең иң борынгы үрнәге, ягъни архетибы буларак билгеләнә. Гадәттә, архетип *(йолдызчык) белән күрсәтелә. (Мәсәлән, төрки телләрдәге ачык әйтелешле *а авазы.)

      Аерым телләрнең тарихын (тарихи грамматикасын) һәм кардәш телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнгәндә, ареаль ысул да кулланыла.

      Ареаль ысул, аны икенче төрле лингвистик география ысулы дип тә атыйлар, кардәш телләрнең төрле этник төркемнәре (төрки телләрдәге кыпчак төркеме, угыз төркеме, карлук төркеме, мәсәлән), шулай ук бер үк телнең төрле диалектлары һәм сөйләшләре арасында тарихи-территориаль бәйләнешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән уртак тел күренешләрен (изоглоссаларны) ачыклауны күздә тота. Асылда, кыпчак төркеменә кергән татар телендә, мәсәлән, угыз телләренә хас үзенчәлекләрнең дә саклануы бу кабилә телләренең тарихи рәвештә тыгыз бәйләнештә булулары турында сөйли.

      Тел тарихын өйрәнүдә ареаль ысул шулай ук тарихи рәвештә бер төбәктә (ареалда) яшәгән, турыдан-туры кардәш булмаган яки ерак кардәшлектә булган телләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән тел күренешләрен ачыклаганда да кулланыла. Тел тарихы өчен бу җәһәттән татар теленең фин-угор төркеменә кергән мари, мордва, удмурт һ.  б. телләр белән үзара бәйләнешен өйрәнү гаять мөһим. Галим- нәр, мәсәлән, татар һәм башкорт телләрендә а авазының иренләшүен һәм чуаш телендә а > у күчешен, шулай ук чуаш һәм хакас телләрендә сүз башы тартыкларының саңгыраулашуын (саңгырау анлаут) фин-угор телләре тәэсире дип карыйлар.

      Типологик ысул исә үзара кардәш булмаган телләрнең тарихи үсеш-үзгәрешендә дә аерым уртаклыклар булуга нигезләнә. Дөнья телләрендә типологик уртаклыклар яки аерымлыклар тел төзелешенең төрле өлкәләрендә (фонетика, грамматика һ.  б.) чагылыш табарга мөмкин. Фонетикада, мәсәлән, телнең фонологик төзелешендә бу күренеш сузык һәм тартыклар пропорциясендә дә күренә. Әйтик, татар телендә 12 сузык, 28   тартык аваз булса, рус телендә 6 сузык, 37 тартык аваз санала, һәм бу очракта инде без рус һәм татар телләрендәге типологик аерымлыклар турында сүз алып