Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фагима Хисамова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03368-8
Скачать книгу
ысул белән өйрәнү өлкәсендә хезмәт куйган һәм бай фәнни мирас калдырган тагын бер галим – А.   М.   Щербак. 1970  нче елда А.   М.   Щербакның төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасы буенча күләмле хезмәте басылып чыга.[11] Дөнья тюркология фәне казанышларына таянып һәм аларны фәнни-тәнкыйди юнәлештә тәфсилле анализлап язылган бу хезмәт бер үк вакытта бөтен төрки телләр һәм аларның диалектлары материалларына нигезләнгән булуы белән дә гаять зур фәнни-методик әһәмияткә ия.

Төрки телләр тарихын эзлекле өйрәнүне дәвам итеп, галим 1977–1987 нче елларда чагыштырмалы-тарихи морфология буенча очерклар рәвешендә 3 томлык хезмәтен бастыра[12]. 1993  нче елда басылган яңа хезмәте исә галимнең төрки телләр тарихын өйрәнү буенча гомумтеоретик мәсьәләләрне эченә алган йомгаклау хезмәте булып тора[13].

Төрки телләр тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүнең яңа этабы Мәскәү тюркологлары тарафыннан күренекле галим Әдһәм Рәхим улы Тенишев җитәкчелегендә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча күп томлы һәм гаять зур фәнни кыйммәткә ия булган күмәк хезмәт язылуы белән характерлана. 1984–2006 нчы елларда басылып чыккан 6 томлык бу хезмәт алга таба аерым төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә ышанычлы фәнни-теоретик нигез булып тора.

Әлеге хезмәтнең беренче 4 томы төрки телләрнең төзелеше буенча төрле тармакларын (фонетика, лексикология, морфология, синтаксис) чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә һәм шулар нигезендә иң соңгы чордагы[14] борынгы нигез телнең төп структур үзенчәлекләрен ачыклауга, ягъни борынгы төрки нигез телне реконструкцияләүгә багышланган. Аларда шулай ук тагын да борынгырак чорларга, иң борынгы нигез тел үзенчәлекләрен ачыклауга да аерым экскурслар ясала[15].

Региональ реконструкцияләргә багышланган 5 нче том[16] төрки телләрнең төрле этник төркемнәре һәм аларның борынгы нигез телләрен, ягъни борынгы угыз, борынгы кыпчак, борынгы карлук-уйгур һ.  б. нигез телләрне реконструкцияләү тәҗрибәсен үз эченә ала. 6 нчы, йомгаклау томында[17] исә алдагы томнардагы мәгълүматлар гомумиләштерелә, яңа фәнни казанышлар нигезендә аерым төгәллекләр кертелә. Бу томның икенче бүлеге тел материаллары нигезендә борынгы төркиләрнең дөнья картинасын өйрәнүгә багышланган. Әлеге бүлек бер үк вакытта төрки халыкларның бай лексик мирасын тарихи юнәлештә өйрәнү ягыннан да гаять әһәмиятле.

Тарихи фонетика

Сузык авазлар һәм аларның тарихы (Вокализм)

Төрки телләрдәге сузык авазлар системасы, аеруча Идел буендагы төрки телләрдә сузыкларның системалы үзгәреше тарихи фонетика фәнендә иң катлаулы мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә. Чагыштырмалы-тарихи ысул таләпләре буенча, бер уртак нигез телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең структур үзенчәлекләре борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә өйрәнелә, шуңа бәйле рәвештә башлап борынгы төрки нигез

11

Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков.  – Л.: Наука, 1970.

12

Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Имя). – Л.: Наука, 1977; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Глагол). – Л.: Наука, 1981; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Наречие, служебные части речи, изобразительные слова). – Л.: Наука, 1987.

13

Щербак А. М. Введение в сравнительно-историческое изучение тюркских языков.

14

«Соңгы чордагы төрки нигез тел» дигән төшенчә бу хезмәтләрдә «тюркский праязык периода распада» дип бирелә.

15

СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984; СИГТЯ. Морфология.  – М.: Наука, 1988; СИГТЯ. Синтаксис. – М.: Наука, 1986; СИГТЯ. Лексика. – М., 1999, 2001.

16

СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002.

17

СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006.