Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
ул, – диде Харисов һәм уч төбенә тамак кырып куйды.

      Ул арада коридорда ир-ат тавышы ишетелде, аның көр сөйләшүеннән кем икәнен белеп булыр иде.

      – Каяле-кая, күрсәтегез әле чибәркәйне үземә. Казан чаклыКазаннан килеп, нигә башта председательгә күренмәде? Ниткән башбаштаклык бу?!

      Керә-керүгә үк, Талип, гөрли-гөрли, аңа симез-таза кулын сузды һәм Әдиләнең, нәфис кулларын селкеп, күзләренә карады.

      – Йә, исән-имин килеп җиттекме, Әдиләкәй? Һәй, исемнәрең лә исемнәрең. Юк, мин бу исемне болай гына Карамалыдан җибәрмим, композиторларны чакыртып, җыр яздыртам. Йә, ничек, лаборатория ошыймы? Әллә башта җәйләүне карап киләбезме?.. Хозурлык анда, җәннәтең бер якта торсын. Аргамакка утырып барабыз.

      – Әйдәгез, – дип кузгалды Әдилә, председательнең кинаяле эчкерсез сөйләшүенә кушылып. – Җәйләүгә!

      Талип, аның колагына үрелә төшеп:

      – Карамалыга килгән интеллигенциянең моңа кадәр кире киткәне булмады әле. Моннан соң да булмас, дип ышанасы килә. Бигрәк тә хатын-кызның. Егетләр бездә… буа буарлык, балсыз кабып йотарлыклары бар! – диде.

      Әдиләгә председательнең бу мөнәсәбәте гаҗәп сәер тоелды, ләкин бераздан ул үзенең дә шул уенга кереп китүен сизми дә калды.

      – Аргамаклар, ак тулпарлар тотардай егетләрегез калдымы соң, Талип абый?

      – Менә дигәннәре, такта чәйдәй катылары, урта бармак кебекләре бар.

      Әдилә, председательнең шаяртуын бик үк чынга алмыйча, аңа ияреп болдырга чыкса шаклар катты, ишек төбендә чынлап та тарантаска җиккән ат күрде.

      – Минем бит гомеремдә тарантаска утырып йөргәнем юк, – диде Әдилә, хәлнең чынга әверелүеннән уңайсызлану тоеп.

      – Алайса, йөртеп күрсәтим әле үзеңне бер. Рәхим ит, утыр!

      Талип, атның башыннан тотып, сабыр гына Әдиләнең тарантаска менеп утыруын көтте. Тарантаска кеше утыруга, ак тулпар, түземсезләнеп, бер урында тыпырдарга тотынды.

      – Мин калам инде, алай булгач, – диде аларга ияреп чыккан партком секретаре.

      Әмма Талип аны ишетмәде дә атның башын җибәрде, һәм үзе дә тарантаска менеп утырды.

      – На-а, Иркә! Киттек!..

      Колак төбендә җил уйный, дәртләнеп юыртып киткән ат күңелле генә пошкырып куя, борынга әчкелтем ис бәрелеп китә, тояклардан балчык чәчри. Моны күреп, Талип плащын салды һәм Әдиләнең алдына япты. Һәммәсенә дә игътибар итәргә гадәтләнгән һәм тормышындагы һәрбер үзгәрешне җиңел генә, җай гына, күп вакытта хәтта уен-көлке белән уздырып җибәрә торган кешегә охшаган иде председатель. Әдилә председательне кай ягы беләндер Җәвиткә охшатып куйды. Юк, килеш-килбәте белән түгел, холык-фигылеме шунда, мөнәсәбәтеме… Ул да шулайрак кылана иде. Һәр эшкә батыраеп тотына. Җиренә җиткереп башкарамы ул аны, юкмы – анысы аның өчен әһәмиятле түгел, мәгәр тотынуы хак булсын. Гаилә тормышына да шулайрак карады бугай ул. Үтә җете кызылдан башладымы шунда, ә тора-бара бөтенләй дәрте сүрелде, баштагы кызыллыкның әсәре дә калмады.

      – Матур безнең яклар. Кырымнарың бер якта торсын, – диде председатель, тирә-юньгә күз ташлап. – Әнә күрәсеңме бөдрә талларны, җәйләү шунда.

      – Матур