Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
бу явызлыкларың өчен дә бит… Әле булса иректә йөрисең. Тәзкирә белән эшне үзең җайла, югыйсә эшне югарыга җибәрәм…

      Фәхри китүгә, тегермән өенә балыкчы карт килеп керде. Ул өстәлгә бер ярты аракы, берничә пешкән йомырка, өч-дүрт кисәк колбаса, калай кружка, ярты тавык чыгарып салды. Шуннан соң гына, азык төялгән биштәрен читкәрәк куеп, сәке башында утырган Кәнзелгә дәште.

      – Әйдә, утыр, Кәнзел туганый, капкалап алыйк. Балык белән мавыгып, тәмам ашаудан калынды.

      Кәнзел теләр-теләмәс кенә өстәл янына күчте, ә башында һаман шул бер уй бөтерелде: «Тагын китәргә туры килер микәнни шул закон йортына?» Кәнзел аның кунак йорты түгел икәнен яхшы белә, кайтуына күп дигәндә ике ел тулып узды бит әле.

      Балыкчы карт кружкага бер йотым гына аракы салды, күтәреп куйды да бер кисәк колбаса капты.

      – Усал да соң, каһәр. Сатучыга, йомшаграгын бир, дип ни ялындым, тәки үтне сыта торганын тоттырган! Җитеш, әйдә, Кәнзел, тартынып торма.

      Кәнзел дәшмәде, шуннан карт, аңа карап-карап торды да:

      – Хатының киткәнгә шулай уфтанасыңмы, әллә башка кайгы башыңа төштеме? – дип сорады.

      – Барысы белән дә кызыксынасың тагын үзең, картлач.

      – Мин белмәгән нәрсә юк бу районда, – карт тагын аракы салды, кружканы Кәнзел алдынарак этәреп куйды. – Әйдә, тот, кайгың онтыла төшәр, кайгың ю.

      Картның соңгы сүзе Кәнзелнең колак түрендә зыңлап торды. «Кайгың ю, кайгың ю». Аның тизрәк эчәсе, исерәсе килде. Ул кружкадагыны бертын алуда эчеп җибәрде, аннары башын түбән иеп уйга калды, хәтта кабымлыкка да үрелмәде. Карт аның бу кыланышына гаҗәпсенеп карап-карап торды да:

      – Авызыңа кап, үтең янар, – диде.

      – Кирәкмәс, ни, моны гына эчеп караган бар. Күпсенмәсәң, салып бир тагын берне.

      Кәнзел икенче кружканы да бушатып куйды.

      – Җилле эчәсең үзең, әй. Кайда өйрәндең?

      – Кайда булсын, закон йортында өйрәттеләр.

      – Әйтәм, гел Себер зимагурларыча кыланасың, – диде карт, ашавын дәвам итеп. – Анда да булырга өлгердеңмени инде?

      – Сиңа соң барыбер түгелмени?

      – Түгел шул. Син, туган, бер хакыйкатьне аңламыйсың кебек миңа. Тормыш бит ул, энем, чәбәләнгән йомгак – бөтерелә, бутала, чәбәләнә, айкала. Менә син миңа, хатыным китте, дидең. Ни өчен китте соң ул? Шул турыда уйлап караганың бармы синең? Ә үзең, өч хатынга өйләнеп карадым, дисең. Юк, син түгел, Фәхри шулай диде. Әйт әле: синең яратып караганың булдымы?.. Белмисең. Чын мәхәббәтле хатын эзли-эзли җиде кызга өйләнеп карау зарур, дип уйлыйсыңдыр әле син. Ялгышма, энем, булса да бер генә була ул, югыйсәң изге хиснең кадере калмас иде. Яңа мәхәббәт искене үтерә, диләр. Пүчтәк сүз бу, мәхәббәтнең аның яңасы да, искесе дә юк, чын мәхәббәт искерми ул. Чын мәхәббәт ул саф алтын кебек ялтырый, гүзәлләнә генә бара. Әйе, әйе, син авыз ерып утырма, дөньядагы иң-иң изге табыш ул безгә. Ә синең кылганың… – Карт тез өстендә яткан, буыннары кантарланып каткан кулларына беравык карап торды. – Синең кылганың – кыргыйлык ул, вәхшилек.

      Балыкчы карт, колбаса кисәге кабып,