Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
мизгелдә күзгә-күз карашып алдылар. Уйнап туйгач, су коенырга инде алар бергә төштеләр. Әдилә шунда гаҗәп-сәер бер тойгы белән җәфаланган иде: гүя ул инде аны бик күптән белә, һәм алар – бик күптән танышлар.

      Казансу буеннан бергә кайттылар, егет аны озата килде. Юл өстендәге кафега кереп туңдырма ашадылар. Шунда белде Әдилә: сокланган кешесе Җәвит исемле икән, аспирант.

      Менә ни өчен, әбисе белән әтисен шаккатырып, зооветеринария институтына укырга кергән иде Әдилә. Чөнки Җәвит шулай теләгән иде.

      Икенче курсны тәмамлагач, Әдилә Җәвиткә кияүгә чыкты. Җәвит Әдиләнең әтисенә ошады, аспирантураны тәмамлагач, ул аны хәтта министрлыкка эшкә урнаштырырга ярдәм итте.

      Мәхәббәт аңа, язгы ташу кебек, көтмәгәндә әнә шулай килде. Җәвит аңардан өлкәнрәк иде. Әдилә институтка кергәндә, ул аспирант иде инде.

      Кешенең мәхәббәттә янып-көю чоры була. Утка ташланган көя күбәләгедәй, мәхәббәт кочагына чумган чаклар була. Бер ул гына, ул, ул! Башка беркемне дә күрмисең дә белмисең дә, аның өчен генә яшисең, аның өчен генә эшлисең, аның өчен үләргә дә ризасың. Әдилә дә бу чорны кичерде. Тәҗрибәсе юк, яшь иде, ә Җәвит күпне күргән, үтә «тәҗрибәле» кеше булып чыкты. Шуңа күрәме, Әдилә балага узгач:

      – Иртә әле, кирәкми, – диде. – Өлгерерсең!

      Бу көнне Җәвит аны ресторанга алып керде. Нигә? Югыйсә өйдә дә әйтә ала иде бит! Әдиләнең буйга узган чагы, кайбер ашамлыкларны күрүгә, эчләре айкалып куя.

      Җәвит вино китертте. Эчте, исерә төште, теле язылды.

      – Менә нәрсә, Әдилә, мин бүген синең белән кайтмыйм…

      – Ярый, Җәвит, кайтмау сәбәбең шул гына булса, иртәгә үк табибка барам…

      – Сытылып утырма. Соң инде. Аннары сәбәбе дә ул гына түгел. Минем яшьтән үк яратып йөргән кешем бар. Мин хәзер ансыз торалмыйм, Әдилә. Аңла мине… – диде Җәвит.

      Әгәр дә мәгәр менә хәзер Әдиләгә, йөрәгеңне йолкып ал да өстәлгә сал, дисәләр, мөгаен, ул моны җиңелрәк эшли алган булыр иде. Тикмәгә генә, ир бирмәк – җан бирмәк, димиләр икән, Җәвиттән «кешем бар» сүзен ишетүгә, Әдиләнең гүя йөрәге өзелеп очты. Юк, шунда да әле ул өметен өзмәде, ни сөйләмәс ир-зат кызмача баштан. Ләкин Җәвитнең күзләрендә моңа кадәр күрмәгән сәер, бөтенләй аның өчен ят булган караш күрүгә коелды да төште. Ул утырган җирендә агарынып, бер якка ава башлады, ләкин ниндидер бермәлдә һушына килеп, урындыкка аркасын терәбрәк утырды һәм калтыраган кулларын тыю нияте белән, чытырдатып, өстәл читенә ябышты.

      – Мин кайтыйм, Җәвит, соң инде.

      – Син мине гафу ит, Әдилә. Син акыллы ич, аңла, без барыбер бергә тора алмас идек.

      «Нигә, ни өчен мин аңа шулай дим? Нигә ялынмыйм, ялвармыйм?» – Әдилә шулай уйлады, ләкин бу уйлары аның төш кебек кенә иде. Ул әкрен генә күтәрелде дә, исерек кеше сыман аякларында ныклык тоймыйча, ишеккә таба китте.

      …Җәвит белән алар әнә шулай аерылыштылар. Икенче көнне Җәвит килде дә бар булган әйберләрен алып китеп барды. Кая китте, кем янына – Әдилә кызыксынмады. Ул үзен язгы ташкынга эләккән йомычкадай хис итте. Җүләр кеше кебек Идел буйларында йөрде, яр читенә басып,