Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
икән хәзер монда? Өе һаман шул, бүрәнәләре генә каралган да түбә калайлары купкалаган. Урам яктагы карт тупылларны төптән үк кисеп, яшь үсентеләр утыртканнар.

      Үзгәргән авыл, үзгәргән. Яңадан-яңа өйләр, һәммәсешифер яисә калай түбәле, һәммәсендә телевизор антеннасы. Кешеләрнең киенүләре шәһәрнекеннән ким түгел, бар да чәчкә кебек киенгәннәр, күзең камашыр. Казанда һич кайгысыз торса да, күңеле һаман шул туган авылга тарта бит. Бөтенләй булмаса да, бер-ике елга торып калыр иде – кайтыр карендәшләре юк. Фәһимә дә кышны шәһәрдә яшәгән малайларында чыга, җәйләрен генә авылда тулгана, бер аягы авылда, бер аягы шәһәрдә, дигәндәй.

      Үткән-сүткәннәр Гөлзифаны олылап исәнләшеп китәләр.

      Бәрәкалла, үзе яшәгән нигезгә утыртылган йорт янына да килеп җиткән түгелме соң? Өе башка булса да, нигезе аныкы бит. Таш өй белән агач келәт исә әле дә тора икән. Узган кайтуында, йөрәгемә ярамас, дип килмәгән булган иде. Нигә бу тикле йөрәге тибә соң әле? Әллә, Ходаем, үз башыма йөримме шулай алгысынып, булган-беткән хатирәләрне яңартып? Нигә бу хәтле яман булып китте?..

      Йорт-каралты тирәсендә кеше-фәлән күренми. Капканы сак кына ачып ишегалдына керде. Таныш нәрсәләрне күргәч, ярсып тибә башлаган йөрәген тыюдан гаҗиз калып, келәт янына үтте, таш өйнең ишек яңакларын сыйпаштырды. Бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде, илле еллар элек булган хәл күз алдына килеп, яңарып китте.

      Кан эчендә яткан Әюбен келәт астына тартып кертергә тырышуы, биләүсәсенә төргән килеш йорт уртасында калдырган баланың ярсып-өзгәләнеп елавы, ат тояклары тавышын ишетүе һәм ни кылырга белми әле баласына, әле Әюбе гәүдәсенә ташлануы, ахыр, чарасыз калып, нәниен күкрәгенә кысып, кадала-каплана бәрәңге бакчасына йөгерүе… Ул хәлләрне яңадан дошманыңа да кичерергә язмасын…

      Өйдән ак яулыгын карлыгачлап бәйләгән какча гәүдәле бер карчык чыкты һәм, кулын маңгай өстенә куеп, таш өй янында басып торган Гөлзифага карады. Һәм таныды булса кирәк, болдырдан каударланып төшә башлады, үзе сөйләнде:

      – Сөбханалла, Әюп Гөлдифасы димме? Үде, үде, Гөлдифакаем, син ич, син, ахирәтем! – дия-дия килде дә, кулларын алъяпкычына сөртеп, күрешергә сузды. – Һәй, китче, бер дә картаймагансың бит син. Күрче, әллә танымый тора инде! Ихластыр, танымый тора, Гөлдифакаем-ахирәткәем, мин бу, мин – Хөббенисаң. Бәрәкалла, өйгә керик, нигә аяк өсте торабыд…

      Хөббениса җәһәт кенә мич каршына кереп китте, шаулатып самавырга су салды, шуннан соң гына Гөлзифа янына килеп утырды.

      – Һәй, сөйләпләр торасымы, үткән гомерләр диген син аны, Гөлдифакаем! Үтте инде, үтте гомеркәйләр, картайдык инде. Кит инде, картаймаган дигән була тагын… Кем белән торам дип, япа-ялгыд, бер оныгым белән генә дөнҗа көтәм. Кыдыммы? И-и, Гөлдифакаем, гомеркәйләре кыска булды ул кыдымның. Улы хедмәттән кайтыр елда гына йөрәге чәнчешүдән дөнҗа куйды. Бигрәкләр дә үкенечле булды инде менәтерәк. Нишләмәкләр кирәк, тәкъдирләрне алышып булмый шул, Аллаһы Тәгаләдән удыплар булмый… Оныгыммы? Өйләнмәде әле, өйләнми. Солдаттан кайтуына да бишбылтыр булды инде. Бәй, мин үстерми ни, кем үстерсен,