Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
булсын.

      – Килештек, алайса. – Әдилә, председательне шаккатырып, аңа ирләрчә кул сузды. – Мин риза, Талип абый.

      …Карамалыда калу-калмау мәсьәләсен ул инде үзе хәл иткән булса да, әтисенә бу турыда сүз әйтмәгән иде әле. Кич белән чәй эчәргә утыргач, Гариф кызында ниндидер үзгәреш күреп, ахрысы, юри дәшми, сорашмый торды. Ләкин әбисе түзмәде.

      – Ниме әле, кызым, председатель белән сөйләштеңме?

      Бирегә килергә чыккач та, Казанда чакта да: «Син авылда туып үскән кешеме, нигә шунда ашкынган буласың!» – дип үртәгән әбисенең тел төбен аңламый торды Әдилә. Әбисеннән мондый сүз ишетү аңа бераз сәеррәк иде, әлбәттә. Әдиләнең авылда каласы турында әтисе ишеткән шикелле тоела, һаман дәшми утыра.

      – Ике яше тулмаган баланы бер әбиең кулына калдырырга исәбеңме әллә, балакай? Карамалыда каласың килсә, әнә Чәчкәңне дә алып кил.

      – Алып килермен, әбекәй, юкка борчылып утырма.

      Гөлзифа әбисенең күзләрендә ачу чаткылары уйнаса да, ул яңадан дәшмәде, алдына куйган ашын ашады, чәен эчте. Фәһимә карендәшләре генә:

      – Карамалыда калырга ниятләп бик әйбәт иткәнсең, Әдилә акыллым. Шәһәр генә димәгән. Анда әнә урамга чыгам дисәң, юлга тәңкә төшеп ун минут ятмый. Һавасы авыр, урамнары тардыр…

      – Җитте, җитте, туганым, – диде, карендәшен бүлдереп, Гөлзифа. – Үзең әнә бер дә алай итмисең әле. Авылны мактыйсың, шәһәрдә торасың. Салма бала күңеленә яман коткы. Болай да иләс-миләсләнеп китәргә генә җай эзләп йөри.

      Ләкин Әдилә аларны тыңламый иде инде. Күңеле утырып җитмәсә дә, Карамалыдан китү турында уйламый иде инде ул. Алдагы көндә башлап җибәрәсе эше турында уйлады һәм нигәдер, келт итеп, Җәвит исенә төште. Тәрәзә төбенә килеп утырды, тышка күз салды. Аксыл болытлар төньякка таба ашыгалар. Бакчадагы агач башларында җил йөри – шаулашып куялар. Ачык тәрәзәдән хуш ис керә.

      «Тагын шул Җәвитме? Һаман шуны оныта алмавыңмы? Ничек онытырга? Ничекләр онытырга шуны?! Йөрәк парәләремне ярып чыккан балам бар бит минем аңардан!.. Инде авылга килде, ичмасам, онытылып торыр дип ерак китте, Казаннан өч йөз километрда яшәячәкмен, ә ул, мөртәт, һаман күңелдән китми…»

      Ике карчык дөнья кайгыртып сөйләшәләр, әтисе, Ык буйларын әйләнеп кайтам, дип чыгып китте. Шундый минутларда ул да каядыр китеп йөри, һич югы, аңа эчен бушатыр иде.

      Әдилә тәрәзә аша гына бакчага төште. Сәрби куагы төбендәге кечкенә эскәмиягә утырды. Кайдадыр, бик еракта, мотоцикл тырылдый. Кинәт кенә янәшәсендә диярлек мәче чинап җибәрде, аңа икенчесе кушылды. Әдиләнең тәне буйлап кымырҗу үтте.

      – Абау! – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды.

      Фәһимә апасы тәрәзәдән башын тыкты.

      – Һәй, нәләтләр, нинди туй инде көн-төн! Кичә булды кичә ызгыштыгыз. Перес-с, мур кыргырлары! – Әдиләне яңа гына күргәндәй: – Ә син нишләп утырасың биредә? – дип сорады.

      – Авыл белән сөйләшәм, Фәһимә апа.

      – Кем белән?

      – Авыл белән.

      – Песиләр белән, диген. Кер, әйдә, йә талап китәрләр үзеңне.

      – Карамалы песиләре кеше дә талыйлармыни?

      – Һич булмас