Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
әнә сиңа бирде дилбегәне, ышана, димәк, Талиптан дилбегә алулары ай-һай!

      – Былтыр иртә чәчтергән дә, быел әйткән вакытына килеп тә җитмәде, – диде Мидхәт, Гарәфинең председательне мактавын ошатмыйча.

      Шул арада диспетчерлык бинасыннан Зиннуров чыкты һәм, ашыкмыйча гына, лапас астына таба юнәлде. Зиннуров гәүдәгә шундый юан, аркылысы-буе бер сыман иде, җитмәсә, кирәкмәгән карсак гәүдәле, аягы белән атлап түгел, кечкенә көпчәкләрдә тәгәрәп йөри сыман иде.

      – Егетләр, агай-эне ак мыек, Зиннуров килә. Талип галиҗәнапларыннан боерык китерә бу, бер дә бүтән түгел, – диде арадан берсе.

      Зиннуров, килеп җитәр-җитмәс борын ук, Мидхәткә:

      – Кыяр тавындагы басуда яңгыр таммаган да, Талип абый бөтен техниканы, орлык төягән машиналарны шунда җибәрергә кушты, – диде һәм, бөтенесенең үзенә текәлеп карап торуыннан уңайсызланыпмы, пиджагының бердәнбер сәдәбен каптырырга кереште.

      – Маташма инде, Каюм, барыбер җиткерә алмассың. Дәүләт сиңа бар кәчтүмне дә үлчәп тексә, биш кешегә киткән кәчтүмлек китәр иде үзеңә, билләһи дип әйтәм…

      – Ни ашыйсың син, малай, Каюм? Өйрәт әле сереңне? Минем менә эчкә эч ябышкан. Бер атна тоташ утыруда чиле-пешле ун йомырка сыдырып карадым, корсак үсми генә, малайлар, ә дәрт, шайтан алгыры… хатынны эшеннән каршы алырга чаба башладым. Хатынның гаҗәпләнүләрен күрсәң иде син, малай, нишләвең бу синең, Рәүф, биш ел бергә торып, дигән була, малай, – дип, берсе артыннан берсе диспетчер Зиннуровны үрти башладылар.

      Механизаторлар шулай тел чарлашкан арада, Мидхәт үзалдына уйлап алды: «Кыяр тавы басуы авылдан ким дигәндә ун-унике километр. Әле чыккан хәлдә дә тракторлар сәгатькә якын барачак. Бусы – бер, икенчедән, Кыяр тавындагы басуларга ашлама салынмаган. Райүзәктән берсекөнгә самолёт бирергә ышандырдылар. Ашламасыз чәчәргә исәбеме әллә тагын бу Бикмуллинның? Юк инде, үлсәм үрә торырмын, ашлама сиптермичә, ул басуга бодай чәчтермәм!»

      – Кыяр тавындагы басуга ашлама чыгарылмаган, анда бармыйбыз. Ул турыда Талип Кәрамович үзе дә белә, – диде торган саен үзсүзләнә барган Мидхәт.

      – Самолёт безнең аэродромда инде, ашлама төйи, – диде Зиннуров. – Сез барып җиткәнче сиптереп тә чыгар.

      «Самолётны кем биргән? Нигә мин белмим? Ничек болай иртә? Чакырып-чакырып та төшкә генә килеп җитәләр иде бит бу очучылар?» Мидхәт өчен искитәрлек хәл иде бу, егет тәмам аптырый калды.

      – Эшләр алайга киткән икән, кузгалыйк. Мансур бир командаң егетләреңә.

      Шуны гына көткән кебек, механизаторлар, шау-гөр килеп, машиналарына таралыштылар. Мидхәт, инженерның «вездеход» ына утырып, аэродромга китте. Бу машинаны чәчү чорына аңа беркеткәннәр иде. Шофёр, яшь күренсә дә, җитез кылана. Салулый-таптанарак булса да, аэродромга килеп җиттеләр. Анда инде самолёт тора, машина килеп туктаган, төяүчеләр янында бригадир Зариф йөри иде.

      – Сәлам, Зариф, – диде Мидхәт, машинадан төшүгә.

      – Сәлам. Тракторлар киттеме әле?

      – Алар юлда инде.

      – Югыйсә Талип абый борчыла, –