Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
юк, әллә бу тантананы кандидат булганга хәтле калдырып торырга булды, әллә күңеленә хуш килгән кыз таба алмый иза чигә. Монда килгәч, егеттән бөтенләй кызлар кайгысы китте бугай – рәтләп лабораториядән дә чыкмый.

      – Көн бүген, Гариф Әюпович, хәйран калмалы. – Вафа күктән әле булса берән-сәрән тамган яңгырга уч төпләрен җәеп салды. – Күрегезче, энҗе бөртекләре тама!

      Шунда егет лабораториягә таба килүче Тамчыны күреп алды һәм, күзләрен кыздан алмыйча, авызын җыярга да онытып, аңа каршы китте.

      – Календарьга язып куй, Вафа. Май аена сигез көн кала, ягъни егерме икенче апрельдә яңгыр яуды. Явымның туфракка сеңү тирәнлеге биш сантиметр, – дип сөйләнде Гариф. Әмма яңа гына янында басып торган Вафадан җавап булмагач, әйләнеп аңа карады. Һәм егетнең, авызы колагына җитеп, кызга каршы китеп баруын күрүгә, карашын ишек каршындагы яңгыр суында чыркылдашып коенган чыпчыкларга күчерде.

8

      Иртәгә чәчүгә төшәбез дигән көнне Талип барлык механизаторларны җыеп тагын бер сөйләшергә булды. Кемнең кайда эшлисе кыштан ук билгеле булса да, председатель, имтихан алгандай, һәр механизатордан башкарасы эше турында төпченеп сорашып чыкты. Ниһаять, чират бригадирга җитте.

      – Йә Зариф, йомгак сүзен сиңа бирәбез. Нинди җитенкерәмәгән яклар бар? Зарланып калыгыз, эшкә керешкәч, теге йә бу юк дип, сыныкка сылтап йөрерлек булмасын.

      Өстәл янына кереп утырган юантык гәүдәле, җәлпәк симез битле, нәрсәсе, кай кыяфәте беләндер спорт комментаторы Озеровка охшаган Талип тирләп чыккан, битен-муенын кулъяулыгы белән сөрткәләп утыра, шул арада нигәдер агроном Мидхәт ягына да карап-карап ала иде.

      – Агрономга да сүз нәүбәте җитте диик. Әйдә, син ни әйтерсең, Мидхәт?

      Язгы чәчүгә әзерлек көздән үк башланса да, колхоз өлешенә тигән ашлама, складлар булмау сәбәпле, март аенда гына кайтарылган иде. Аның кайтканын да Мидхәт кая бушатырга дип каңгырып йөргәндә, председатель: «Ашлама белән нишлибез?»– дип тә кызыксынмады. Ул агрономны бөтен кыенлыкларга куеп карарга тели иде, күрәсең. Әллә соң башка берәр нияте бармы? Садыйковтан котылган кебек, Мидхәттән дә котылырга теләп, төрле хәйләләр корамы?..

      Агрономның дәшми утыруына председательнең эче поша башлады.

      – Иптәш Бәдретдинов, вакытны авызга су кабып үткәрмик. Гаять җитди эш алдында торабыз, һәр минут санаулы, исәптә чакта… Әллә сезнең өлкәдә барысы да ал да гөлме? – Талип җыелышларда аның белән «сез» дип сөйләшә иде. – Орлыклар мәсьәләсе хәл ителде кебек инде…

      Мидхәт ашыкмый гына торып басты, җыелыштагыларга күз йөртеп чыкты. Ул җыелышта утырган механизаторларны кыш буе укытты, ләкин алар белән аның эшләп караганы юк иде әле, шуңа бераз борчыла, нинди дә булса катгый фикер әйтергә кыенсына кебек иде. Кем ничек эшли, кем ничек эшләр?.. Кыш укытып йөргәндә, ул алардан, звеноларга оешып, язгы чәчүне үткәрүне кулай күрәм, сез бу турыда ничек уйлыйсыз, дип сораштыргалаган иде. Ул чакта механизаторларның бер ишеләре звенога оешуны яклап чыктылар, икенчеләре