Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
ел инде менә ординатурага барырга җыенам, әле булса тәвәккәлләп чыгып китә алганым юк.

      – Тәвәккәл теләк – таш яра… Алай… Димәк, биредә больница да бар?

      – Утыз койкалык кына да… Киңәергә җыенабыз, тагын егерме койкалык бина салырга ышандыралар, – дип, хатын үзалдына елмаеп куйды. – Ә Казанны сагынам дип болай гына әйтүем, Гариф Әюпович. Бер-ике ел торып карагыз әле шушы Карамалыда, аннары һич ташлап китәсегез килмәс.

      – Гафу итегез, баядан бирле сорарга ымсынып киләм, мине каян беләсез болай?

      – Бөтен республикага билгеле кеше бит сез, Гариф Әюпович.

      – Моңа чаклы мин үземне алай ук билгеле кеше дип уйламаган идем. Үзегез, күрәм, биредә табиб булып эшлисез. Изге эш ул – табиб булу, гомер буена шул өлкәдә эшләгән кешеләргә хөрмәтем зур булды.

      – Рәхмәт инде, кинәндердегез берәүне. Ә бирегә килүем көтмәгәндә булды. Иремне авылга эшкә җибәргәч, үзең генә яшә дип тыпырчынып караган идем. Ир – баш, хатын – муен, диләр бит, түзмәдем, ике-өч ай үтмәде, төяндем дә килеп төштем. Хәзер күнектем инде, башта кыенсынган идем. Хәзер әнә тагын Наратбаш авылын өстәделәр. Шуннан кайтып килүем. Бер әбекәй әҗәл көтеп ята: балакаем, әллә нигә үләселәрем килми, ди. Ә үзе яшисен яшәгән инде, бичаракаем, туксан яшен тутырып узган.

      Гариф пальтосын, салып, беләгенә ташлады.

      – Картлыктан дәва – көчеңә күрә хезмәт һәм тыныч тормыш. Ә сездән аларга – йомшак тел, игътибар…

      Авылга якынайган саен, юл өстенә җыелган сулар ешрак очрый, табиб хатын башта ул суларны урап-урап чыккалады да, бераз баргач, күлдәвекләргә бөтенләй игътибар итми башлады. Гариф, пычрак буласын белеп, аягына Казаннан ук өр-яңа солдат итеге алып кигән иде, юл уртасыннан атлады.

      Карамалыга җитәрәк, ындыр артындагы яңа бина янында кешеләр күреп, юлдаш хатын:

      – Күрәсезме, сезне көтәләр, Гариф Әюпович. Хушыгыз, миңа бу якка, – диде.

      – Хушыгыз. Рәхмәт сезгә, бергә атлый-атлый, озын юлны шактый кыскарттыгыз. Тик исемегезне генә белә алмадым.

      – Танышырбыз әле, Гариф Әюпович. Мине биредә белмәгән кеше юк.

      Гариф аның кызларча җиңел-җиңел атлап китеп баруын күзләре белән озатып калды. Кыска вакыт эчендә әллә кайчангы хатирәләрне күңеленнән кабат кичерергә сәбәпче булган бу хатынга аның рәхмәте зур иде.

7

      Язның беренче яңгыры кинәт килде. Таң беленер-беленмәстә, көньяк-көнбатыштан кабарып-күпереп чыккан болыт, ерактан торып, бер-ике тапкыр гөлдердәп тавыш бирде дә, әкияттәге Каф тавыдай калкып, ярты күк йөзен томалады. Рә тавы артыннан кояш күтәрелә башлауга, ул, киң кара-кучкыл канаты белән көнне тагы да караңгылатып, бөтен күк йөзен каплады. Күп тә үтми, салкынча яңгыр җиле Карамалы урамнарында өермә кузгатты. Кар сулары киткәннән бирле, битен-күзен бер тапкыр да юмаган барча агачлар яңгыр сизепме шаулашып куйдылар.

      Бераздан, урам-тыкрыклардагы чүп-чарны бөтереп-себереп, өермә җиле узды. Һава, афәт көткәндәй, берара тынып торды. Менә шунда һәммә нәрсә, барча тереклек инде тагын ни булыр дип көтеп