Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
практика белән ныгытыгыз. Югары уку йортлары дәреслекләренә кертердәй мәсьәлә күтәргәнсез икән, ярты юлда калдырмагыз. Сез күтәргән теоретик мәсьәлә җанланырга тиеш. Рәхмәт, бик акыллы фикерләр әйттегез…

      Гариф, институтның шушы коридорыннан үткән саен, шул галим белән сөйләшүен күз алдына китерә.

      Әйе: авыл хуҗалыгындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, – туфракның серен белеп, бөртекле ашлыкларның уңышын күтәрү. Теориясез практика ул – стихия… Ә стихия инде – кешелек фаҗигасе.

      Бездә туфрак эшкәртү мәсьәләсендә хаталар күп булды. Моңа чаклы бездә чәчү җирләрен арттыру исәбенә уңыш алынды. Мәгәр хәзер бу чараның да чикләре билгеләнде. Бу юл буш җирләргә, игелмәгән чирәм җирләргә бәйле иде. Чирәм җирләрне күтәрү шаукымы да күптән үтте. Ә уңыш алу елдан-ел артырга тиеш. Ит-сөт һәм башка продуктларны кирәк чаклы җитештерү өчен, безгә кеше башына 500–600 килограмм бөртекле ашлык әзерләргә кирәк.

      Моңа ничек ирешергә, нинди юллар белән?

      Гектар башыннан уңышны арттыру исәбенәме? Ә моның өчен иң әүвәл туфракның серләрен белергә кирәк.

      Докладны ул республиканың фәнни конференциясендә сөйләде. Һәм галимнәр, белгечләр арасында зур кызыксыну уятты. Профессор Горизонтов, Үтәй һәм башка галимнәр аның докладына югары бәя бирделәр. Шулай итеп, Гарифның «Бөртекле культураларның агротехникасын яхшырту һәм аны тотрыклы фәнни юлга салу» дигән хезмәте белгечләр тарафыннан хупланды. Икенче көнне аңа: «Сезнең докладыгыз белән өлкә комитеты секретаре да кызыксынган», – дип ишеттерделәр. Һәм озак та үтмәде, секретарь аны үз янына чакырды.

      …Баскычларны тутырып җәйгән паластан атлаганда, Гариф: «Картаела, ә үзем һаман зур өметләр белән яшим», – дип уйлады. Һәм ашкынып тибә башлаган йөрәген басарга теләп, ике катны менгәч, бер як читтәге диванга утырып хәл алды.

      Аны алгы бүлмәдә чәчен шома итеп тараган яшь егет каршы алды.

      – Рәхим итегез, Гариф Әюпович, ул сезне көтә, – диде дә ялтырап торган кызгылт-сары ишекне ачты.

      Гариф зур якты бүлмәгә килеп керде. Өстәл яныннан торып, секретарь аңа каршы кузгалды. Бу җете кара чәчле, чигә тирәсенә кырау төшә башлаган, тулы түгәрәк йөзле, буйчан, таза гәүдәле кеше иде. Секретарь кул биреп күреште, Гарифны, җиңелчә генә терсәгеннән алып, түргә әйдәде.

      Утырыштылар, хәл-әхвәлләр сорашылды. Институт, университетта укыган елларын, аспирант булып йөргән чакларын сөйләп алды секретарь. Ул да, Гариф кебек, башта Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган икән.

      Гариф секретарьның болай сөйләшүен лирик чигенеш дип кабул итте, тыштан сиздермәсә дә, ни өчен бирегә чакырылуын бераз белә иде ул.

      Ниһаять, секретарь аны ни өчен бирегә чакыруын әйтте. Нияте изге икән: кара туфраклы көнчыгыш районнарының берсендә, фәнгә нигезләп, сорт сынау һәм, туфракның эчке төзелешен тикшерү өчен, агрохимик-зональ лаборатория ачу икән. Гариф күтәргән мәсьәлә секретарьда җитди фикер уяткан. Бу һичшиксез үткәрелергә тиешле чара, гаять мөһим һәм вакытлы