Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
төште, үзе дә елмайгандай итте, әмма елмаю килеп чыкмады бугай. Елена кенәз янәшәсенә басты, дөресрәге, бастырдылар, меңбашның хатыны (соңыннан аңа шулай дип әйттеләр) аларның икесенең дә чәчләрен тарады, аннары рухани никах укырга кереште. Ахыр көмеш табакка салып балдаклар китерделәр, табактагы ике шәмне кабыздылар. Ниһаять, аларны утырттылар. Чәчләрен тараган хатын алар өстенә колмак сипте, кияү белән кәләшнең өс-башлары колмак белән тулды. Кеш тиресеннән ясалган җилпәзә белән җилпеп тордылар, кенәзнең туганнары исә җыелган халыкның аяк астына көмеш тәңкәләр сипте. Ул да түгел зур таба белән ризык-нигъмәтләр китерделәр, кунакларны да буш итмәделәр, һәммәсе дә кияү белән кәләш ризыгыннан авыз итте. Шулай бераз шаулашып, тапкыр сүзләр әйтешеп утыргач, кияү белән кәләш Успен чиркәвенә юнәлделәр. Алдан шәмдәлләр тоткан егетләр, сөлге өстенә куелган күмәчләр белән кызлар атлады. Успен чиркәвендә Василийга митрополит бер бокал шәраб салып бирде, Еленага да сузды. Олуг кенәз шәрабны тын алмый эчеп бетерде дә бокалны аяк астына ташлады. Чәлпәрәмә килгән пыяла ватыкларын таптарга кереште. Пыяла ватыкларын шундук себереп, җыеп алдылар һәм Мәскәү елгасына илтеп ташладылар. Шуннан соң кияү белән кәләш түшәмне терәп торган юан таш багана янына утырдылар, митрополит, боярлар, җырчы дьяклар яшьләрне котладылар. Җырчы дьяклар карт кияү белән яшь кәләшкә озын гомер теләделәр (анысы кабул булмады, кияү вафат), тигез тормыш итүләренә мәдхия җырладылар. Успен чиркәвеннән кайткач, бөек кенәз каладагы монастырьларга, чиркәүләргә кереп йөрде, шуннан соң гына табынга кайттылар. Өйләнешкәннәр алдына, табакка салып, пешкән тавык куйдылар. Кияү кеше аның ядәчен алды һәм бояр хатынына бирде, ә теге исә кияү белән кәләш ятасы урынга илтеп яшерде.

      Ашап-эчеп йокы бүлмәсенә үткәч, әнә шул меңбашның хатыны бер тунны уңай ягы, икенче тунны тискәре ягы белән киеп килеп керде һәм кияү белән кәләшне янә колмак белән коендырды, ә берничә бай хатыны яшьләрне тавык ите белән сыйларга тотындылар. Ятак киң, иләмсез зур, ятакка утыз тугыз арыш көлтәсе җәелгән, киҗүнең баш очында тәпән белән бодай, тәпән өстендә шәмнәр һәм күпереп торган бодай күмәче. Өйләнешкәннәрнең тәрәзә янында төнозын шәрә биленә кылыч таккан җайдак чапты, ат чабып узган саен, Елена дерт итеп китәр, бөтен тәне дерелди башлар иде. Ул Василийда ирлек сыйфаты күрмәде, гомумән, һични аңламый калды, гүя барысы да төштә генә булган иде. Бары тик мунчага баргач кына, анда да Василийны ләүкәдә күргәч кенә, эшнең асылына төшенде. Ул Мәскәү дәүләтенең олуг кенәзе Василийда кияүдә. Василий аны төне буена әвәләде, үпте, яратты, назлады. Калганын рәтләп хәтерләми Елена. Бермәл авыртуны тойды бугай, соңыннан барысы да узды тагын. Мунчадан кайткач, аларны ботка белән сыйладылар.

      Яшь хатынга өйләнү килеште Василийга. Ул үзен бик тә ыспай тотты, чәчләренә ислемай сөртте, тәненнән дә хуш исләр килеп торды. Ләкин Елена боларның берсен дә күрмәде дә, татымады да. Ул үзеннән барысының да ни теләүләрен белә, ләкин моның асылына гына төшенеп бетә алмый иде. Якынлык кылдылар, Ходай аңа теләгәнен