Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
каршы төшү, халык алдында явызларны фаш итү үзе үк яман эшләрнең берседер. Хак Тәгаләдер, ошбу нәсел Иван III тарафыннан Владимирдан Новгородка куыла. Иллә аннан соң бик күп сулар акты ич инде, мәгәр Шуйскийлар нәселе боярлар арасында иң куштан нәсел булып кала бирә, вакыт дигән нәрсә аларга гүя кагылмый. Әмма рухи ата лабаса ул, бәйләнер җаен табар, аның кулында иң куәтле корал – дин. Дингә каршы мылтык күтәреп чыгып булмый, диннең коралы – рух, ә рухны корал белән генә җиңеп булмый.

      Ни генә булмасын, 1537 елларда дәүләт башында әнә шул өч исем йөрер, дүртенчесе исә кануни тәхет иясе – Иван олан яңа җиде яшен тутырып килә, әмма һәммәсен дә күңеленә сеңдерә, бигрәк тә явызлыкны.

      Ә Василий III мәрхүм булганнан соң тол калган гүзәл хатын, соңгарак калып булса да, ихласи бәхетен таба һәм кем йөзендә – кенәз Иван Телепнёв йөзендә. Ул инде Иван Телепнёвны яратуын беркемнән дә яшерми башлый, хәтта митрополит Даниилдан да. Шул ук вакытта бөек кенәгинә Елена белә иде: көннәрдән бер көнне рухи атакай аны дәшеп алыр, алыр да барчасын да сөйләргә кушар. Яратмый иде Елена рухи атакайны, нечкә хатын-кыз тавышлы, карсак буйлы, зур корсаклы. Ләкин яратмаганы өчен фаҗигагә таруын ул белми иде әле, чөнки митрополиттагы мәкер аларның берсендә дә юк иде. Мәгәр митрополит тарафыннан бөек кенәгинәгә карата чыгарылган хыянәти фаҗига юлга чыккан иде инде. Митрополит ачыктан-ачык көрәшкә кереште. Иң әүвәл ул Дума боярлары каршына керде. Ул катгый рәвештә кенәз Иван Бельскийны сөргеннән кайтарырга кушты. «Каты бәгырьле», «шәфкатьсез» кушаматын алган митрополит Даниил Дума боярларын тәмам аптырашта калдырды. Өстәл башында утыручы олан кенәзнең аскы ирене калтырана башлады, шул тамаша һәр сүзен өзеп-кисеп нотык тотты митрополит, олан кенәз еларга җитеште. Елена Глинская, бөек кенәгинә, митрополитны тынычландырырга ашыкты. «Мин каршы түгел, – диде ул инәлүле рәвештә.– Каршы түгел, владыка, бөек кенәз дә риза». Сабый бала, ни кылырга белми анасы теләге белән ризалыгын белдереп, баш какты. Митрополит олан кенәзгә карап елмайды, шуның белән баланы тынычландырды бугай, олан кенәзнең иреннәре калтырамый башлады. Ләкин изге атакай моның белән генә канәгатьләнмәде, дәвам итте: «Кенәз Василий Шуйский зур гөнаһ кылды, кенәгинә. Ошбу кенәз ышанычлы дьяк Фёдор Мишуринның башын кистерә. Бу башбаштаклык бетерелсен иде, кенәгинә, олан кенәз, сиңа да әйтүем», – дип кисәткәндәй итте митрополит Даниил. Елена Глинскаяга янә баш иеп килешергә генә калды. Олан кенәз боларның барысын да күреп вә күзәтеп торды. Анасы бөек кенәгинәне дә кимсетерлек көч-куәт бар икән бу митрополитта. Һәм шул сәгатьтән ул рухи атакайлардан курка башлады.

      Аннары Елена Глинская да ачуын эчкә җыйды. Бит ир-канаты Василий III исән чакта аның митрополитны рәтләп күргәне дә булмады, хәтерендә: митрополит олуг кенәзнең һәр сүзенә «әйе, э-э» дип торыр иде, ә монда гелән аяк терәп сөйләшә, ә бит алар тәхет башындагы кешеләр… Ир-канаты мәрхүм Василий III  дән барчасы да куркып, дер селкенеп торырлар иде.