Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
туды.

      Ике якка да илчеләр йөри торгач, кенәгинә Глинская Швеция короле Густав Ваза белән солых төзүгә иреште. Солыхта шундый шартлар бар иде: шушы рәсми кәгазьгә Швеция короле һәм Рәсәй кенәзе кул куюга, король Густав Ваза Ливония белән Литвага ярдәм итүдән туктый, һәм ул шулай булды да. Швеция короле Ливония белән Литвадагы гаскәрен алып китүгә, урыслар уңышка ирешә башладылар. Хәтта сөйгәне Иван Телепнёв та шул тарафта көчен сынап кайтты. Елена аны зар-интизар булып көтеп алды, һәлак булып, орыш кырында ятып калыр дип коты алынды. Ходай аның моң-зарын тыңлады – Иван Телепнёв сугыштан исән-имин әйләнеп кайтты, ошбу куанычтан бөек кенәгинә бөтен халык алдында сөйгәнен җиңү белән котлады.

      Чәчкә кебек вакытта иреннән калган Елена Глинская гаять дәрәҗәдә оста сәясәтче булып чыга. Ул үткәргән реформалар тәүге кенәзләрнең төшләренә дә керми. Иң зур вә кәттә сәясәте – Төркия солтаны белән сәүдә итүгә ирешә. Көче-куәте белән даны дөньяга таралган Сөләйман Кануни солтанга Рәсәй кенәгинәсе Елена Глинская бүләк итеп кеш тиреләреннән тегелгән юрган-җәймәләр җибәрә. Шушы җәймәләрдә яшь хатыны Хөррәм белән йокларга яраткан Сөләйман Кануни Рәсәй кенәгинәсе Еленаның бүләген беркайчан да онытмый. Украина изге атасының кызы кол хәлендә Төркиягә эләгеп, солтан сараена үтеп керә һәм Сөләйман Кануни аңа гашыйк булып, пәрвәр ир-атка кияүгә чыга. Нәкъ шул заманнарда Казаннан ярдәм сорарга Сәхиб Гәрәй хан килә. Үз аягы белән килә, чөнки Рәсәй дәүләте, яу артыннан яу йөреп, тәмам теңкәсенә тиеп беткән була. Зур өмет белән килә Сәхиб Гәрәй хан Сөләйман Кануни каршына. Әмма ханның өметен акламый солтан – ярдәм итү генә түгел, ханны үз сараенда тоткарлый. Һәм моны ул вәзире Ибраһим һәм солтаншасы Хөррәм үтенече белән эшли. Ә бит Сәхиб Гәрәй Сөләйман Канунидан туплар, мылтыклар, дары-корал сорарга, ислам дөньясына ярдәм итәргә кирәк, юкса кяферләр, көчәеп, сезгә дә җитәрләр дигән фикер белән килә. Ләкин ул белми, бу вакытта солтанның вәзире Ибраһим һәм солтанша Хөррәм аны бу адымыннан ваз кичтерәләр, имеш, безнең дошманыбыз Мәскәү дәүләте түгел, ә Дунай буе илләре һәм Родос. Сөләйман Кануни киләчәктә Рәсәйнең нинди куәтле ил буласын белми, белергә сәләтле дә булмый. Әйе, заманында атасы Фатих Истанбулны яулый, Сәлим – Сирияне, Мисырны. Солтан Сөләйман Дунай һәм Родос тирәләрендә таптана, ә югалтуның исәбе-хисабы юк. Ә бит аңа умыртка сөякләре каткан христиан илләре урынына исламга йөз тоткан кан кардәшләрен яклау кулайрак булган булыр иде. Казаннан соң— Әстерханның, ары таба Кырымның китүен ул күз алдына да китерми һәм китерергә сәләтле дә булмый, күрәсең.

      Чыгышы белән – грек, рухы белән христиан (гәрчә ислам динен кабул иткән булса да) булган Ибраһим, шул ук Луиджи Грити кайчандыр кол була һәм, әлбәттә, Настасья-Хөррәм дә Рәсәйгә бер дә тел тидерергә бирмиләр. Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең тоткарлануы да нәкъ шул кешеләр аркасында була, корал бирү түгел, солтан Сөләйман Казан ханы Сәхиб Гәрәйне хәтта каласына да кайтарып җибәрми