Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
дә, әмма Елена аңа калаларны бирмәде генә түгел, булганнарын да алырмын дип янады. Бу мәсьәлә митрополитка җитеп Боярлар думасына ук барып кергәч, Елена мәрхүм иренең туганнарына калалар урынына аннан калган туннарын, иярле аргамакларын, алтын вә көмеш кубокларын бирергә мәҗбүр булды. Кенәз Андрей әлеге әйберләрне алгач та канәгатьсезлек белдерде, ахыр, ачуланып, үз биләмәсенә – Старицага кайтып китте. Ләкин анда да тынычлана алмый, хәзер инде аннан торып Еленага һәм олан кенәзгә үпкәсен белдереп ята, хәтта өстәмә гаскәр оештырып ята дип әйтәләр. Еленаның Андрейга ачуы килде, иллә сабыр итәргә булды. Ахыр түзмәде, туктыйсыңмы бу эшеңнән дип, Андрей биләмәсенә дьяк Путятин белән кенәз Иван Шуйскийны җибәрде. Әмма кенәз Андрей: «Гайбәт бу, минем андый сүз сөйләгәнем булмады», – дип әйтеп җибәрде. Елена моңа ышанып җитмәде, Андрейны Мәскәүгә чакыртты. Бу хакта ул угланы Ваняга да тәфсилләп сөйләде. «Синең дошманнарың, каты бәгырьле боярлар гына түгел, Андрей кебек туганнарың да», – дип әйтте. Сабый барысын да ияк кагып тыңлап торды, дикъкате җитди иде, хәтер кәтүгенә урады. Мәгәр Елена дәшсә дә, Андрей кенәз Мәскәүгә килмәде, имеш, сырхаулап ята. Елена янә аның артыннан кешеләр җибәрде. Хәтта: «Безнең арада бернинди дә дошманлык юк ич!» – дип тынычландырырга тырышты. Шуннан соң гына Андрей, кенәз Елена кешеләренә ияреп, Мәскәүгә килде.

      Андрей кенәзне кабул иткәндә, Елена үз янына олан кенәзне дә утыртты. Кенәз Андрей алар белән итагатьле итеп, баш иеп исәнләште, ачыктан-ачык, туганнарча сөйләште. Һәм ана белән бала алдында ант эчте: моннан бөек кенәгинә һәм олан кенәз атына бер генә яманлык та кылмас, үз йортына сарайга каршы боярларны, дьякларны, угланнарны җыймас, алар зарланырга килгәндә дә куып җибәрер, капкасыннан да кертмәс.

      Килештеләр. Кочаклашып, туганнарча саубуллаштылар. Әмма күп тә үтми шул тарафтан янә яман хәбәрләр ява башлады. Елена янә үзенең ышанычлы кешесен, бу юлы инде Феофилны, Андрей кенәз биләмәсенә җибәрде. Әйе, чынмы бу хәл? Әмма кенәз Андрей янә авыруга сабышып ята булып чыкты. Инде сәламәтләнгәндер дип, Елена аны Казан хәлләре турында киңәшкә чакыртты, иллә кенәз монда да килмәде. Ул гынамы, бөтен боярларга хат белән коткы тарата. Имеш, бөек кенәз олан гына, дәүләт белән, нигездә, Елена идарә итә, сез кемгә хезмәт итәргә телисез? Ачыклыйк, килегез, мин сезне утарымда көтәм.

      Бу хәбәр килеп ирешкәч, Еленага башка чара калмады, Иван Телепнёвка ул Андрей кенәзне, тиз генә эзләп табып, Мәскәүгә алып килергә кушты. Оста дипломат, хәйләкәр кенәз Иван Телепа Андрей кенәзгә килде (һәм берүзе, чөнки ышаныч зуррак), алар бик әйбәтләп, иске хәлләрне искә төшереп төне буена эчтеләр һәм Иван, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, Елена минем сөяркәм, ул сиңа һичнинди яманлык кылмаячак дип, бичара кенәзне Мәскәүгә алып килде. Андрей кенәздән коты алынып курыккан Елена сөйгәне Иван Телепнёвка шелтә белдерде, ә Андрей кенәзне зинданга яптырды. Аякларына богау салып, зинданга ташланган кенәз Андрей Телепага ышануына