Ул әйләнеп килгәндә, кенәз баланы ятакка салган, авызына агач кашык сабы тыгарга маташа, ә бала ни кылырга белми тартыла-сузыла, бөяттәй бөтерелеп килә, ыңгыраша, авызыннан күбекләр чыгара-чыгара, як-якка башын чайкый иде. Елена баланың кулыннан тотты, нидер әйтергә итте, тынычландырырга теләде бугай, мәгәр авызыннан сүз чыкмады, ул гүя аңын җуйган иде – әле генә булган хиссияти тойгылардан соң кинәттән бу хәвефнең пәйда булуын зиһене кабул итми тора иде. Ул арада табиб килеп керде, ятак янына килеп, баланың чәнчә бармагыннан кысып тотты да:
– Барыгыз да моннан чыгып торыгызчы! – диде.
Елена белән Иван Телепнёв күзгә-күз карашып алдылар, янәсе, аларга да кагыламы табибның әмер-үтенече һәм икесе дә аңладылар: аларга да кагыла – түр ятактан чыгып киттеләр. Ишек ябылуга, Ваарламнан да ятсынмыйча, Елена сөйгәне күкрәгенә капланды һәм елап җибәрде. Кенәз Иван Телепнёв бөек кенәгинәнең аркасыннан сөйде, юату сүзләре тезде. Дьяк Ваарлам бу хәлгә авызын ачып карап торды.
– Мин куркам, Ваня җаным, куркам.
– Курыкма, үтәр ул, Еленушка, үтәр. Сәламәт ул, сәламәт. Аю биеткән җирдә булдык, шунда бер аю баланы кочып алды да атып бәрде. Бала куркудан чырыйлап кычкырып җибәрде. Иван Шуйский, юләр беткән, бала өстенә капланды да: «Үтерде, үтерде, харап итте баланы!» – дип үкерергә тотынды. Әллә шуңардан курыкты инде Ваня. Юра шундук сикереп торды, торды да берни булмаган кебек уйный башлады, ә Ванятага кинәт начар булып китте. Мин тиз генә аны чанага салдым да сиңа алып кайттым.
– Юрик кая соң?
– Ул Шуйский белән калды. Борчылма аның өчен, Еленушка.
– Ванюшабыз терелмәсә, Иван терелмәсә?..
– Александр Македонский да бума чиреннән интеккән диләр. Басурманнарның Магаметлары да шуның белән авырган дип сөйлиләр. Курыкма, үтәр ул, Еленушка. Сөләйман солтаннан Иван Морозов кайтты, иртәгә үк кенәгинәгә керәм, һәммәсен дә сөйләрмен, диде. Солтан Сөләйман гаремында кол сурәтендә йөргән Роксалана атлы славянкага өйләнгән, ди. Ул хатын солтанга бер малай да табып биргән ди инде, икенчесенә йөкле икән. Солтан Сөләйман без җибәргән каракөмеш кеш тиреләреннән тегелгән юрган-тунны алган, берни дә ышандырмаса да, борып җибәрмәгән. Димәк, Еленушка, Казанга яу әзерләргә була, Казанга Сөләйман Кануни ярдәм итмәячәк.
– Солтан безгә комачауламаса, кырымлыларга корал-гаскәр биреп Казан дәүләтенә булышмаса, безгә шул бик җиткән, Ваня. Мороз кенәзне мин кабул итәрмен. Мин ул кешегә ышанам, иншалла, ялганламыйдыр. Безгә, Ваня, үз тирәбезгә ышанычлы кешеләр җыярга кирәк. Кенәз Семён Бельский Польша короленең аягына барып егыла, дошманнарыбыз ишәя, Ваня, безгә дә сак булырга кирәк. Бигрәк тә баланы сакларга. Баланың авыруы хакындагы яман хәбәр халыкка җитмәсен иде.
Иван Телепнёв авызын ачып үзләренә карап торган Ваарламга күзләрен чекерәйтә төшеп карап алды һәм, югал күз алдымнан дигәндәй, башын чөя төште. Икәүдән-икәү генә калгач, бөек кенәгинәнең делкелдәп торган муен тамырыннан